Карачай-балкар теле (къарачай-малкъар тил, таўлу тил) — карачайлар һәм балкарларның теле. Төрки телләргә керә. Карачай-Чиркәсия һәм Кабарда-Балкариядә, Урта Азиядә, Төркиядә, Якын Көнчыгыш илләрендә таралган. Гомум сөйләшүчеләр саны якынча 400 мең кеше.

Әлифба Гарәп әлифбасы Латин әлифбасы 1924 елда карачай-балкар теле өчен латин әлифбасы кабул ителә: A a B в C c Ç ç D d E e F f G g Ƣ ƣ I i J j K k Q q L l M m N n Ꞩ ꞩ O o Ө ө P p R r S s Ş ş T t Ь ь U u V v Y y X x Z z Ƶ ƶ 1926 елда әлифбага Ꞑꞑ, H h, W w хәрефләре өстәлә. Кирилл әлифбасы Карачай-балкар теле өчен кирилл әлифбасы 1924 елда төзелә, әмма ул кабул ителми: <div class="Unicode">Аа Ää Ее Оо Öö Ыы Ии Уу Ӱӱ Кк Ққ Гг Ӷӷ Хх Х̆х̆ Нн Ңң Пп Лл Тт Дд Жж Сс Зз Чч Шш Бб Рр Фф Мм Вв Цц Юю Яя ь й Рәсми рәвештә кириллица 1936 елда генә кабул ителә һәм рус әлифбасы хәрефләреннән һәм Гъ гъ, Къ къ, Нг нг диграфлардан торган. 1961—1964 елларда икенче әлифба гамәлдә торган: диграфлар юкка чыгарылалар, Ғ ғ, Ө ө, Җ җ, Қ қ, Ң ң, Ў ў, Ү ү, Һ һ хәрефләре өстәләләр. Соңрак карачай-балкар әлифбасы үзгәртеп корыла һәм шундый вариант әлеге вакытта кулланыла: А а Б б В в Г г Гъ гъ Д д Дж дж Е е Ё ё Ж ж З з И и Й й К к Къ къ Л л М м Н н Нг нг О о П п Р р С с Т т У у Ф ф Х х Ц ц Ч ч Ш ш Щ щ ъ Ы ы ь Э э Ю ю Я я

Шулай ук карагыз

Төркем:Кыпчак телләре Төркем:Карачай-балкар теле