Шылаңгы авыл җирлеге () — Россия Федерациясе Татарстан Республикасы Югары Ослан районындагы муниципаль берәмлек.

Административ үзәге булып Шылаңгы авылы тора.

Тарихы

16 гасырның беренче яртысында җирлек территориясе Казан ханлыгы составына кергән. 1552 елда Рус дәүләте составында. 1553 елдан башлап кушылган җирләр уездларга бүленә башлый: тау ягы Свияжск уездына керә. Шул килеш алар 18 гасырның 20 елларына кадәр торалар. Югары Ослан районының Казан ханлыгы чорыннан соң беренче унъеллыкларында салынган рус авылларының күбесе татар, чуваш, мордва җирлекләрендә барлыкка килүе мәгълүм. 1917 нче елгы вакыйгалардан соң Советлар власте урнаша. Бөек Октябрь революциясе нәтиҗәсендә пролетариат диктатурасы эпохасы башлана. Авылларда авыл советлары оеша. Советларның барлык берләшмәләре гомуми тигез туры сайлаулар аркылы яшерен тавыш бирү нигезендә барлыкка килә.Макыл авыл җирлегенең килеп чыгу тарихы.

Шылаңгы авыл җирлеге 1931 елда Свияжск кантонының административ-территориаль бүленеше нәтиҗәсендә оеша, моңа кадәр әлеге җирлек Казан губернасының Свияжск өязе составына кергән, ә 1920 елда – Татарстан Республикасының Свияжск кантоны составына керә.

1951 - 1995 елларда Шылаңгы авыл депутатлары советы, 1995 - 2005 елларда Шылаңгы җирле үзидарә советы, 2006 елдан Шылаңгы авыл җирлеге исеме астында йөри.Картографическое описание границ территории муниципального образования «Шеланговское сельское поселение».

Авыл җирлегенең статусы һәм чикләре «Югары Ослан муниципаль районы "муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында" 2005 елның 31 гыйнварындагы 19-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән билгеләнгән.Закон Республики Татарстан от 31 января 2005 года № 19-ЗРТ «Об установлении границ территорий и статусе муниципального образования "Верхнеуслонский муниципальный район" и муниципальных образований в его составе».

Халык саны

Авыл җирлеге составы

Искәрмәләр

Тышкы сылтамалар

Шылаңгы авыл җирлегенең килеп чыгышы

Төркем:Татарстан авыл җирлекләре Төркем:Югары Ослан районы авыл җирлекләре