Каракалпакста́н Республикасы (, ) — Үзбәкстанның төньяк-көнбатышында урнашкан автономияле республика. 1992 елның 9 гыйнварда Каракалпакстан АССРдан әверелеп оештырган.
Каракалпакстанның үз илтамгасы, байрагы, гимны, конституциясе, хөкүмәте бар. Республиканың башлыгы — Жокаргы Кенес (Югары Киңәш) рәисе. Каракалпакстан Республикасы пайтәxете — Нөкес каласы. Башка эре калалары — Хуҗайлы, Куңгырат, Чимбай һәм Такыяташ.
Республика 16 районга бүленгән.
Халык Каракалпакстанда xалык санының 2020-елгы мәгълүматлары буенча 1,916,100 кеше соралып, 51,0 % авылларда, 49,0% шәһәрләрдә яшәгән. Каракалпак, үзбәк, казакъ, төрекмән һәм башка халыклар тора.
Тарих 1925 елда Каракалпак автономияле өлкәсе буларак РСФСР (Казакъ АССР) эчендә оештырган. 1930 елдан РСФСР туры карамагында. 1932 елдан — Каракалпакстан АССР. 1936 елдан Үзбәкстан ССР эчендә.
Мәдәният Каракалпак язучылары, шагыйрьләре Көнхуҗа Үтәш Әҗинияз Бердах Сәйфелгабит Мәҗитов Аяпбиргән Мусаев
Административ бүленеш
№РайонКаракалпак атамасы1Нөкес шәһәреNókis2АмудәрьяÁmiwdárya3БируниBeruniy4БузатауBozataw5КанлыкүлQanlıkól6КараүзәкQaraózek7КигилеKegeyli8КуңгыратQońırat9МуйнакMoynaq10НөкесNókis11 ТакыяташTaqıyatas12ТактакүперTaxtakópir13ДүрткелTórtkúl14ХуҗайлыXojeli15ЧимбайShımbay16ШуманайShomanay17ИллекалаEllikqala
Моны да карагыз Каракалпакстан АССР
Тышкы сылтамалар http://sovminrk.gov.uz/
*