Украин теле () — көнчыгыш славян телләренең берсе. Сөйләшүчеләр саны 45 млн кеше. Шулардан 37 млн өчен украин теле — туган теле. Белорус һәм рус телләренә якын.
Күбесенчә Украинада таралган, шулай ук Россиядә, Беларустә, Казакъстанда, Ләхстанда, Словакиядә, Романиядә, Молдовада, Маҗарстанда, Сербиядә, Канадада, АКШта, Австралиядә зур украин җәмгыятьләре бар.
Украин теле да һәм Кырым Җөмһүриятендә () Договор между Российской Федерацией и Республикой Крым о принятии в Российскую Федерацию Республики Крым и образовании в составе Российской Федерации новых субъектов, Статья 3 рәсми тел хәләтенә ия.
Украин теленең сүзлеге нигезендә борынгы славяннар лексик фонды тора, Киев Русе һәм соңрактагы чорларында килеп чыккан сүзләр: гарний «матур», «яхшы»; мрія «хыял»; щоденний «көн саен», діяти «эшләү» .
Украин теленең сөйләмнәре өч төркемгә бүленә: көньяк-көнбатыш (шул исәптән Волыния, Галиция, Карпатлар сөйләме), төньяк һәм бүгенге әдәби телнең нигезе — көньяк-көнчыгыш сөйләме.
XVIII гасыр ахырында заманча украин теле формалаша. Украин әдәби теленә нигез салучы — Иван Котляревский булып санала. Тарас Шевченконың иҗаты әдәби телнең кагыйдәләрен үстерүгә зур өлеш кертә.
Язуы кирил әлифбасы нигезендә.
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Шулай ук карагыз
Сөйләшүчеләр саны буенча телләр исемлеге
Төркем:Әлифба буенча телләр һәм диалектлар Төркем:Славян телләре Төркем:Көнчыгыш славян телләре