Һуннар - нигездә төрки телле кабиләләрдән торган күчмә кабиләләр берләшмәсе. Тарихта беренче тапкыр Рим тарихчысы Тацит тарафыннан телгә алынган һуннарның 91 елда Каспий диңгезе тирәсендә урнашулары, соңрак 150 еллар тирәсендә Көньяк-Көнчыгыш Кавказ тирәләрдә яшәүләре билгеле. Шулай ук фин-угыр компоненты да булуы ихтимал.

Б.э.к. IX гасырдан ук хунну исеме белән билгеле булган халык турыдан-туры бәйләнешләре ихтимал дип санала.

Приск һуннарның үз теле булуын хәбәр итә; бу мәсьәлә тарихчыларның уртак фикергә килмичә гасырлар буенча бәхәсләшүенә китерә. Һуннар илендә кулланылган күп телләр арасында, уртак тел буларак гот теленең киң кулланылганы хәбәр ителә.Sinor, Denis. 1990. The Hun period. In D. Sinor, ed., The Cambridge History of Early Inner Asia. Cambridge University Press. pp. 177-205. Һуннарның төп сугыш техникасы булган атлы укчы һөҗүм иткән тарафның күп-санлы укчылар яки арбалетчыларны әзерләгәнчегә кадәр тактик өстенлек биргән. Шундый көтелмәгән һөҗүмнәр дәвамында сызгыра торган укларны куллану, практик уңайлылыктан тыш өстәмә психологик корал буларак та кулланылган.

Һуннар һәм аларның дәвамчылары күршеләрен җәядән ату сәләтләре белән таң калдырган. :en:Procopius'ның язулары булган Strategikon'да (ингл.) һәм башка хезмәтләрендә аңлатылганча, римлылар үзләренең хәрби көчләрен авыр пехотадан күпләре җәяләр белән коралланган кавалерияга үзгәртәләр, Византиялылар үзләренең кавалериясендә укчы һөҗүм берлекләрен булдыралар. :en:Composite bow#Laths stiffening the gripтан бер өлешенең тәрҗемәсе

Һуннар Европа һәм Азия күп кабиләләренә, аеруча төрки телле халыкларына йогынты ясаганнар. Кайбер чыганаклар буенча һуннар төрки кабиләләрга караганнар.

Исемнәре Хилл (2009:453) хәбәр иткәненчәHill, John. 2009. Through the Jade Gate to Rome: A Study of the Silk Routes during the Later Han Dynasty, First to Second Centuries CE. BookSurge. ISBN 978-1-4392-2134-1.: Термин һу/ху/hu 胡 Хань ыругы кытайлылардан булмаган халыкларны билгеләү өчен куллана иде, күбесенчә 'варвар' дип тәрҗемә ителә. Күбесенчә ул Кытайдан төньякка һәм көнбатыш якка таба яшәүче, гадәттә тышкы күренеше белән Европеоид яки өлешчә Европеоид расадан булган халыкларны билгеләү өчен кулланылды.

Чыгышлары Һуннарның чыгышлары турында фәнни даирәләрдә уртак фикер юк, бик күп төрле теорияләр барлыкта.

Традицион Хунну теориясе Һуннарның Азиядән чыгышлары турында бәхәсләре 18 гасырда :en:Joseph de Guignes беренче тапкыр Һуннарны Кытай чыганаклары (ингл.) тасвирлаган Хунну халкы белән бәйләргә кирәклеген тәкъдим итүеннән бирле бара.Thompson, E. A. 1948. A History of Attila and the Huns. Oxford University Press. Де Гийнес сәяси берлекләренең генеалогиясенә игътибар итеп, Һуннар чыннан да хуннуларның физик токымнары булу-булмавына аз игътибар бирде.Maenchen-Helfen, Otto J. The Legend of the Origin of the Huns. Byzantion, 1944-1945, vol.17, pp.244–251 Шулай да, 18-19 гасырда патшалык иткән этноцентризм һәм романтик милләтчелек контекстында туган фикере ,Michael Kulikowski. 2005. Rome's Gothic Wars. Cambridge University Press. башкалар тарафыннан кабул ителеп, вакыт узуы белән романтик милләтчелек һәм туранчылык фикерләрен дәлилләү өчен үзгәртелде.

18 гасыр француз төрки дөньясы белгече :en:Joseph de Guignes фикереннән башлап, 4 гасырда Европа чикәренә килеп җиткән Һуннарны Монголия регионыннан анардан якынча 300 ел элек чыгып киткән хуннулар белән бәйлиләр. Хунну-Кытай сугышы сәбәпле, хуннуларның төньяк өлеше Төньяк-Көнбатышка таба чигенде; аларның токымнары Евразия аркылы күченә алу сәбәпле, Һуннар белән берникадәр мәдәни һәм генетик дәвамчылыклары була ала дип исәпләнелә.David Curtis Wright, 2011. The history of China Santa Barbara:Greenwood, p.60, 2nd ed. ISBN 978-0-313-37748-8

Бу теориягә Классик кытай галиме һәм Нанкин император университетының беренче президенты Wei Zhao (204–273 еллар) хәбәре дә тәэсире бар: “Хань династиясе заманаларында (б.э.к. 206 - б.э. 220 елларда) алар (Һуннар) хунну 匈奴 дип йөртелгән, шул ук халыкка :en:Hunyu 葷粥 итеп дә дәшкәннәр. Шулай ук, :en:Xunyu 獯粥 аларның борынгы бабалары булган :en:Chunwei 淳維 исеменең башка бер транскрипциясе генә”.Wei Zhao et al., "Book of Wu", p. 2849Lin Gan 林幹, "Xiongnu shiliao huibian 匈奴史料彙編", Vol. 1, p. 1, Beijing, Zhonghua Shuju, 1988

Кытай историографиясендә бу шулай ук Б.э.к. 2 гасыр азагында - 1 гасыр башында яшәгән Сыма Цянь исемле кытайлы галименең Бөек тарихчы язулары (ингл.) хезмәтендә, шулай ук :en:Ying Shao (140-206 ел), һәм :en:Jin Zhuo (3-4 гасыр) тарихчыларының хезмәтләрендә күрсәтелә.Sima Qian, "Shiji", Bo-na, 1958, Ch. 110, p. 1a Бернинди аргументларны китермичә, алар Xunyu һәм :en:Xianyun исемнәре Хань династиясе заманында Xiongnu/Хунну (匈奴) дип аталган халыкны билгеләү өчен кулланылган дип әйтәләр. Шул ук фикерне :en:Tang dynasty коментаторы :en:Sima Zhen (як. 8 гасыр) кабатлый.Taskin V.S., "Materials on history of nomadic tribes in China 3rd-5th cc", Issue 3 "Mujuns", "Science", Moscow, 1992, p. 276, ISBN 5-02-016746-0

Фонетик эзләнүләре һәм бронзада язуларның чагыштырылуы һәм билгеләрнең үзенчәлекләрен истә тотыпулары :en:Wang Guowei (1877–1927) Guifan, Xunyu, :en:Xianyu (鮮虞), :en:Xianyun (獫狁), :en:Jung, :en:Di, һәм Hu исемнәре астында билгеләнгән кабиләләр соңгырак Кытай тарихына Xiongnu/Хунну исеме,Wang Guowei, "Guantang Jilin" (觀堂集林, Wang Guowei collection of works), Ch.2, Ch. 13Taskin V.S., "Materials on history of nomadic tribes in China 3rd-5th cc", Issue 3 "Mujuns", p. 276Taskin V.S., 1968, "Materials on history of Sünnu", "Science", Moscow, p.10 һәм Евразия тарихына Һуннар исеме астында кергән халыкны билгеләү өчен кулланылган дип нәтиҗә ясый.

Шулай да, Һун һәм хунну арасындагы бәйлелекне күрсәтүче дәлилләр нык булуына ышанырга мөмкинлек бирми. Һуннарның чыгышларын аңлатуда замандаш эзләнүләр мәктәбе элек зур тәэсире булган этник милләтчелек (ингл.) карашлар урынына этногенезис (ингл.) ысулларын өстен күрә.

Замандаш этногенетик интерпретациясе

Үз заманнарыннан килгән әдәбият Һуннарның чыгышларын ачык килеш аңлатмый. Билгесез килеп чыккан Һуннар беренче тапкыр Тын (Tanais) елгасы тирәсендәге яшәүче аланнарга һөҗүм итүләрендә сүзгә алына. Гасырлар буенча төрле аңлатулар бирелсә, якынрак заманаларда чыгып килгән теорияләр һуннар кебек күчмә халыклар конфедерацияләрне тиз оешып, шулай ук тиз таралаша алучы төрле мәдәни, сәяси һәм лингвистик төркемнәрнең берлекләре буларак күрә.N.M. Khazhanov. Nomads and the Outside World. Chapter 5Christian, David. 1998. History of Russia, Central Asia, and Mongolia. Wiley-Blackwell. ISBN 0-631-20814-3 Ягъни, ачык чыгышын табу мөмкин түгел дигән сүз. Халыкларның Бөек күченеше чоры буенча австриялы эксперт :en:Walter Pohl белдергәненчә, "Ышанычлылык белән, 4 гасырда Һун исеме дала сугышчыларының престижлы хәкимлек төркемнәрен билгеләгәнен генә әйтә алабыз." Һун исеме киң һәм географик бәйләнеше булмаган җирләрдәге төрле төркемнәрне билгеләү өчен төрле чыганакларда очрый (башкалар арасында Һинд, Фарсы, Кытай, Византия, Рим).Walter Pohl. 1999. Huns. Late Antiquity: a guide to the postclassical world, ed. Glen Warren Bowersock, Peter Robert Lamont Brown, Oleg Grabar. Harvard University Press. pp.501-502Bauml, F.H.; M. Birnbaum, eds. 1993. Attila: The Man and His Image.Heather, Peter. 1995. The Huns and the End of the Roman Empire in Western Europe. English Historical Review, 90: 4-41.Heather, Peter. 2005. The Fall of the Roman Empire, p.149.Maenchen-Helfen, Otto J. (ed. Max Knight). 1973. The World of the Huns: Studies in Their History and Culture. Berkeley: University of California Press. ISBN 0-520-01596-7 Европадагы Һуннар чорының беткәненнән соң да Греция һәм латин дөньясы хроникаларында Кара диңгез тирәсендәге регионында төркемнәрне "Һун" термины белән билгеләү дәвам иткән.

Тарих

Баштарак һуннар Үзәк Монголиядә һәм Төньяк Кытайда торганнар. Вакыт узу белән һуннарда ыруглык-кабилә мөнәсәбәтләре үзгәрә башлап, БЭК II гасыр башында Модэ торган ярымфеодаль дәүләткә нигез салганнар. Соңрак күчмә дәүләт ике өлешкә аерылган: көньяк Һуннулар үз җирләрендә торып калганнар, ә төньяк Һуннулар Җидесу ягына, хәзерге көньяк Казакъстандагы далага таба күченеп киткәннәр. Һуннарның бер өлеше далада калган, ә иң зур күпчелеге Көньяк Уралга таба күченгәннәр. һун империясе

Көньяктагы кабиләләр элгәрге хуннулардан аерылганнаргә күрә аларны һуннар дип йөртелгән. Һуннар IV гасырда көтбатышка таба үзләренең мәшһүр яуларын башлаганнар. Иделне кичеп, Азак диңгезенә һәм аннары Кырымга кадәр килеп җиткәннәр. 375 елда һуннар, борынгы герман кабиләләрен тәшкил иткән готлардан һәм сарматлардан оешкан Германарих патшалыгын тар-мар итеп, Үзәк Европага юнәлгәннәр. Элекке Рим империясе биләмәләрен басып алганнар. Көнбатыш Евразиянең бик зур территориясендә, Идел белән Рейн арасында, яңа империя - һун империясе килеп чыккан.

БЭК IV гасырның җитмешенче елларында һуннар Көнчыгыш Европага килеп чыгалар һәм зур дәүләт төзиләр. V гасыр урталарында Аттила исемле бөек идарәче дәүләтнең хакимиятенә килә. Аның исеме Ат Иле төрки сүзләреннән чыккан. Аттила барлык һуннарны үз кулы астында берләштерә һәм Көнбатыш Европада сугышлар алып бара.

Һуннарның бер хәким астындагы уртак көч булмауларына ышаган. Күп һуннар Көнчыгыш һәм Көнбатыш римлылар һәм готлар тарафыннан түләүле гаскәр буларак кулланылды. Исеме билгеле булган беренче Һун :en:Uldin готлар патшасы :en:Radagaisus көчләренә каршы һуннар һәм аланнар төркеме башында Италияны яклаганы билгеле.

408 елда Көнчыгыш римлылар Uldin'ның һуннары тарафыннан яңа басымны сизә башлыйлар. Uldin Дунайны күчеп :en:Moesia җирендәге Castra Martis исемле каланы ала, аннары :en:Thrace өлкәсен талый. Көнчыгыш римлылар Ульдинга акча тәкъдим итеп аны туктатырга торышсалар да, соралган акча күләме югары булгач - аның ярдәмчеләренә акча тәкъдим итәләр. Нәтиҗәсендә Ульдиннын төркеменнән күп һуннар китә башлый.

451 ел 20 июнь — Каталаун аланында Атилла җитәкләгән һуннарның көнбатышка явы туктатыла.

Һуннарның Европага күченешенең сәбәбе Азия кыйтгасында 4 гасыр уртасында зур империя булдыручы Жужань ханлыгының (ингл.) үсүе белән аңлатыла ала. Башка җирләр арасында, ул Xianbei дәүләте (ингл.) кулыннан алганнары татар җирләрен дә үзенә ала. Жужан көченең көнбатышка таба таралуы Һуннарны Европа тарафына этүенә китергән дип уйланыла.J. B. Bury, The Invasion of Europe by the Barbarians thumb|300px| Аттила җитәкчелегендәге һуннар

Болгарлар Соңрак Һуннар контролендә булачак җирләрдә яшәгән болгарларны телгә алган борынгы грек Птолемейның II гасырда язылган География әсәре (Γεωγραφικὴ Ὑφήγησις, ингл.)Dobrev, Petar 2001Fries, Lorenz and Claudius Ptolemy. Tabula IX. Europae. In: Servetus, Michael. Opus Geographiae. Lyon, 1535.Germanus, Nikolaus and Claudius Ptolemy. Geographia . Ulm: Lienhart Holle, 1482. (fragment), III—IV гасыр чигенә кадәр яшәгән әрмән историограф Мар Абас Катина (рус.) хәбәрләреМоисей Хоренский. История Армении, кн. II, 9 һәм 354 елгы аноним латин телле хронограф (рус.)Chronographus anni 354. Cap. XV. Liber generationis. Monumenta Germaniae Historia. Auctor. Antiquissimi, t. Х1, р. 105. язуларыннан соң, Һун империясе таркалуына кадәр болгарлар турында башка мәгълүмат күзәтелми. Бу вәзгыять болгарлар һуннар дип аталган кабиләләр берләшмәсенә кергән дип уйларга нигез бирә.

Шулай ук карагыз

Һун хәкимнәре исемлеге Фанагория хәкимнәре исемлеге Һуннар дәүләте Алхон гуннары

Искәрмәләр

Чыганаклар Һуннар һәм халыкларның бөек күченеше. Википедияның инглиз телле бүлегеннән тәрҗемә, өлешчә

Төркем:Һуннар Төркем:Татарстан тарихы Төркем:Татар тарихы Төркем:Төрки халыклар