Азәрбайҗан теле, кайчак әзери теле (, آذربایجان دیلی) — азәрбайҗаннарның милли теле, ның дәүләт теле, ның () дәүләт телләренең берсе, төрки телләрнең угыз төркеменә керә. Азәрбайҗаннарның компакт яшәгән урыннарында, Иранда (Иран Азәрбайҗаны) һәм Грузиядә (Квемо-Картли) таралган. Морфологик төзелеше буенча әзери теле агглютинатив, синтетик тел. Азәрбайҗан теленең лексикасы һәм фонетикасына фарсы теле һәм гарәп теле зур йогынты ясаган. XX гасыр дәвамында азәрбайҗан язмасы дүрт тапкыр үзгәргән. Хәзерге вакытта азәрбайҗаннар өч төрле язма белән файдаланалар: Иранда гарәп язмасы — Азәрбайҗанда — латиница һәм Дагъстанда (Россия) — кириллица.
Шулай ук карагыз
Сөйләшүчеләр саны буенча телләр исемлеге
Искәрмәләр
Сылтамалар
Төркем:Әлифба буенча телләр һәм диалектлар Төркем:Азәрбайҗан теле Төркем:Азәрбайҗан телләре Төркем:Ирандагы телләр Төркем:Угыз телләре Төркем:Россия телләре Төркем:Төркия телләре