Эдуард Черкашин ( 9 июль, 1936,Соловьевск (Амур өлкәсе) - 27 апрель, 2018, Пермь) - совет хуҗалык, дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе.

Биографиясе Эдуард Иванович Черкашин 1936 елның 9 июлендә Соловьевск бистәсендә (хәзерге - Амур өлкәсенең Тындинский районы) туган.

1959 елда Казан авиация институтын (белгечлеге: «авиация двигательләре һәм энергия җайланмалары», квалификациясе: «инженер-механик») һәм 1981 елда Мәскәү халык хуҗалыгы институтында квалификация күтәрү курсларын тәмамлый . Хезмәт эшчәнлеге 1959-1983 - Я.Свердлов исемендәге Пермь моторлар төзү заводында эшли: бригадир, өлкән бригадир, начальник урынбасары,цех начальнигы; 1974-1983 елларда директор урынбасары; 1983-1986 - Пермь шәһәр башкарма комитеты рәисе; 1986—1994 - Я.М.Свердлов исемендәге «Моторостроитель» җитештерү берләшмәсе генераль директоры 1994-1998 - башкарма директоры, "Пермь финанс һәм сәнәгать төркеме" АҖ вице-президенты; 1998 - "Пермь урман сәнәгате» ААҖ директоры 1998-2004 - Я.М.Свердлов исемендәге «Моторостроитель» җитештерү берләшмәсе генераль директорының беренче урынбасары 2004-2009 елларда - тышкы кооперация буенча директор. 2009 елның 9 гыйнварыннан - идарәче директорның урынбасары-җитештерү буенча директор.. 11 чакырылыш РСФСР Югары Советы депутаты итеп сайланган.

Ул 2018 елның 27 апрелендә үлә . Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре Халыклар дуслыгы ордены Хезмәт Кызыл Байрагы ордены

Искәрмәләр (үзгәртү)

Сылтамалар

Черкашин Төркем:Казан авиация институтын тәмамлаучылар Төркем:СБКФ әгъзалары Төркем:Пермьдә вафатлар Төркем:2018 елда вафатлар Төркем:27 апрель көнне вафатлар Төркем:1936 елда туганнар Төркем:9 июль көнне туганнар Төркем:Халыклар дуслыгы ордены кавалерлары Төркем:Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалерлары