Фәрит Габидин улы Әүхәдиев (1947 елның 20 августы, Кызыл Юл районы, Татарстан АССР, РСФСР, ССРБ) — математик, физика-математика фәннәре докторы, Казан дәүләт университеты профессоры. Татарстанның (2004) һәм Россия Федерациясенең (2026) атказанган фән эшлеклесе.
Тормыш юлы Фәрит Әүхәдиев 1947 елның 20 августында ТАССРның Кызыл-Юл районы Чымбулат авылында (хәзер Татарстан Республикасының Әтнә районына керә) укытучылар гаиләсендә туа.
1964 елда Казан дәүләт университетының механика-математика факультетына укырга керә, 1969 елда аны яхшы билгеләр белән тәмамлый.
1972 елда кандидатлык диссертациясен яклаганнан соң Әлҗәзаиргә математика укытырга китә.
Казанга кайткач, Казан дәүләт университеты каршындагы Н. Г. Чеботарёв исемендәге Математика һәм механика фәнни-тикшеренү институтына эшкә керә: башта кече фәнни хезмәткәр, 1976 елдан — өлкән фәнни хезмәткәр, 1993 елдан — математик анализ бүлеге мөдире, 2006 елдан — профессор, 2008 елдан — функцияләр һәм якынаюлар теориясе кафедрасы мөдире булып эшли.
Фәнни эшчәнлек 1972 елдан физика-математика фәннәре кандидаты. Кандидатлык диссертациясенең темасы — «Бербитлелекнең кайбер җитәрлек шартлары һәм аларны кире төбәк бурычларына куллану», фәнни җитәкче — Леонид Аксентьев.
1991 елдан физика-математика фәннәре докторы. Докторлык диссертациясенең темасы — «Конформаль һәм җирле квазиконформаль чагылышларның геометрик үзлекләре бирелгән чик тәртибе белән».
Фәнни мәнфәгатьләре комплекслы үзгәрүче функцияләренең геометрик теориясе, аналитик функцияләр өчен төбәк бурычлар, математика физикасының изопериметрик тигезсезлегенә карый.
1995 елда Сен-Венанның каты әйләнү коэффициентының геометрик эквиваленты турындагы бурычын хәл итәАвхадиев Фарит Габидинович.
«Известия вузов. Математика» журналының баш мөхәррире.
Бүләкләр
ССРБ Югары һәм урта махсус белем бирү министрлыгының Мактау грамотасы (1984). Казан дәүләт университеты галимнәренең иң яхшы фәнни эшенә конкурста беренче дәрәҗә премия (1984). «Аеруча хезмәт күрсәткән өчен» медале (1986). Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Хәмид Мөштәри исемендәге премиясе (2004). Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2004). Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы (2011). Казан университетының атказанган профессоры (2017). Россиянең атказанган фән эшлеклесе (2026)Путин КФУ галимен һәм Татарстанда «Юнармия» штабы башлыгын бүләкләр белән билгеләп үтте. Татар-информ, 11.02.2026. Басмалар
«Решение обобщенной задачи Сен-Венана», Матем. сб., 189:12 (1998), 3–12; англ. пер.: «Solution of the generalized Saint Venant problem», Sb. Math., 189:12 (1998), 1739–1748. Конформные отображения и краевые задачи, Изд-во Казанский фонд «Математика», Казань, 1996, 216 с. Конформно инвариантные неравенства, Изд-во Казанского университета, Казань, 2020.
Әдәбият
Фарит Габидинович Авхадиев (к семидесятилетию со дня рождения) / Л. А. Аксентьев, А. И. Аптекарев, А. М. Бикчентаев, В. В. Горяйнов, В. Н. Дубинин, А. М. Елизаров, И. Р. Каюмов, А. Лаптев, С. Р. Насыров, Д. В. Прохоров, А. Г. Сергеев, В. Д. Степанов — УМН, 2018, том 73, выпуск 1(439), 187–190
Искәрмәләр
Сылтамалар
Фәрит Әүхәдиев tatarica.org сайтында Фәрит Әүхәдиев Казан федераль университеты сайтында Фәрит Әүхәдиев mathnet.ru сайтында
Моны да карагыз
Төркем:Казан университеты укытучылары Төркем:Казан университетын тәмамлаучылар Төркем:Татарстанның атказанган фән эшлеклеләре Төркем:«Аеруча хезмәт күрсәткән өчен» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:Физика-математика фәннәре докторлары Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1947 елда туганнар Төркем:20 август көнне туганнар Төркем:Математиклар Төркем:Русиянең атказанган фән эшлеклеләре