Сукыр тапның идиопатияле кискен зураю синдромы — мөгаен, гомернең 3-6 дистәсендә хатын-кызларны гына зарарлаучы сирәк халәт. Бу синдром күпсанлы кабатланучы ак нокталар синдромы белән күп уртаклыкка ия һәм, бәлки, бу чирнең башка формасыннан гыйбарәт. Бу синдром беренче тапкыр яшь авыруларда сукыр тап зураю һәм фотопсияләр белән билгеләнгән нейроофтальмологик халәт буларак тасвирланган. Ләкин соңгы тикшерүләр сукыр тап зураюның ретиналь табигатен күрсәтте.
1. Фотопсия һәм күрү начарлану белән билгеләнә, аны күз мигрене яки күрү нервы невриты дип ялгыш исәпләү мөмкин. Кайвакыт фотопсияләр күрү начарлануга берничә атна алдан билгеләнә.
2. Билгеләре
• Күрү үткенлеге гадәти яки кимегән.
• Афферент бәбәк кимчелеге мөмкин.
• Текә кырлар белән сукыр тапның төрле зурлыкта зураюы, бу күрү нервы дискы тирәли чыганаклар туплану турында аңлата.
• Дискның бераз шешүе яки кызаруы белән перипапилляр тутлы үзгәрешләр 50% очракта очрый.
3. ФАГ КНД соңлаган үтеп чыгуын ачыклый.
4. Фараз уңай. КҮ үзлегеннән яхшыра, тик сукыр тапның зураюы кала ала. Кабатланулар шул ук яки икенче күздә була ала.
Искәрмәләр
Чыганаклар
Төркем:Медицина Төркем:Әлифба буенча авырулар Төркем:Офтальмология Төркем:Күз авырулары