Антон Михайлович Фролов-Багреев (1877 елның 12 (24) декабре, Тубыл, Көнбатыш-Себер генерал-губернаторлыгы — 1953 елның 13 августы, Мәскәү) — рус һәм совет галим-шәраб ясаучы, чемердәүче шәраблар буенча белгеч, Россия шампан шәрабчылар мәктәбе башлыгы.

Тормыш юлы Тубыл провинциясендә Тубыл губернасы буенча Дәүләт милек министрлыгы җитәкче Михаил Фёдорович Фролов-Багреев гаиләсендә туаЭнциклопедия виноградарства — Кишинёв: Молдавская советская энциклопедия, 1986. — ISBN 978-0-01-360551-0.

Омск гимназиясендә укый, әтисе белән Петербургка күчеп, Ларин гимназиясен тәмамлый.

1902 елда 1 нче дәрәҗә диплом белән Петербург университетының физика-математика факультетының табигый бүлеген тәмамлый. 1902—1904 елларда Д. И. Менделеев тәкъдим итү хатлары ярдәмендә Аурупада стажировка үтәФролов-Багреев Антон Михайлович.

1903 елда Император университетының 1 нче дәрәҗә дипломына ия буларак Коллеж секретаре итеп билгеләнә.

1904 елдан башлап Абрау-Дюрсода шампан шәрабе химигы булып эшли. 1905 елда эшчеләрнең революцион чыгышларында катнашкан өчен эштән куыла, 1905—1906 елларда Ишем җир-оештыру отрядында эшли.

1912 елда профессор Я. Майзенхаймерда энзимнарны (Берлин авыл хуҗалыгы институты) һәм профессор Г. Мюллер-Тургау лабораториясендә шәраб бактериологиясен (Веденсвиль, Швейцария) өйрәнә.

1915—1919 елларда — Виноградчылык һәм шәраб ясау Бессарабия урта училищесы директоры (Кишинёв), бер үк вакытта Бессарабия шәраб ясау тәҗрибә станциясе белән җитәкчелек итә. 1915 елда — коллеж киңәшчесе, 1916 елда — дәүләт киңәшчесе.

1919—1942 елларда Абрау-Дюрсода шампан шәрабы җитештерүен җитәкли. Бер үк вакытта Новочеркасскта мадер камера оештыра (1924), Дон авыл хуҗалыгы институтында лекцияләр укый (1926); 1930 елдан — профессор, аннары Краснодар махсус техник культуралар институтының / Кубан авыл хуҗалыгы институтының шәраб ясау кафедрасы мөдире.

1938 елдан — ССРБ Шәраб ясау сәнәгате баш идарәсе баш шампанчысы. 1942 елда СБКФга керәФролов-Багреев Антон Михайлович Виноградарство и виноделие. Краснодардан эвакуацияләнгәндә (1942) Грузиягә чыгып китә, аннан А. И. Микоян кушуы буенча Мәскәүгә чакырыла — илнең баш шампанчысы була. Бер үк вакытта (1943 елдан) — Мәскәү азык-төлек сәнәгате технология институтының шәраб ясау технологиясе кафедрасы мөдире.

1953 елның 13 августында вафат була. Мәскәүдә Новодевичье зиратында җирләнгән.

Фәнни эшчәнлек 1926 елда профессор исемендә раслана, 1936 елда ВАСХНИЛның хакыйкый әгъзасы итеп сайлана, 1937 елда авыл хуҗалыгы фәннәре докторы дәрәҗәсе бирелә.

Казанышлары:

йөземнең 420 сортын тикшерә, күкерт катнашында әчү, утның чүпрә үрчүенә һәм әчү булу-булмавына йогынтысыг тикшерә, хересны чүпрәлеләрнең морфологик-физик үзечәлекләрен өйрәнә (1909—1913), аппарат башкаруында резервуар шампанизация ысулы нигезендә чемердәүче шәрабны конвейерда җитештерүне нигезләгән һәм гамәлгә ашырган.

Бүләкләр

III дәрәҗә Изге Станислав ордены (1910); III дәрәҗә Изге Анна ордены (1912); II дәрәҗә Изге Анна ордены (1916); өч Кызыл Байрак Хезмәт ордены (1936, 1948, 1950); Ленин ордены (1942); Өченче дәрәҗә Сталин премиясе (1942) — шампан шәрабларын җитештерү ысулын һәм яңа аппаратура уйлап тапкан өчен; РСФСРның Атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1.02.1943).

Искәрмәләр

Әдәбият

Кишковский З. Н. Человек—легенда // Виноград и вино России. — 1997. — № 6. — С. 63—65. Фролов-Багреев : [Основоположник технологии игристых вин]. — Краснодар : КубГТУ, 2001. — 30 с. — 150 экз. — ISBN 5-8333-0036-3

Сылтамалар

Төркем:СБКФ әгъзалары Төркем:Мәскәүдә вафатлар Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:1953 елда вафатлар Төркем:13 август көнне вафатлар Төркем:Тубылда туганнар Төркем:1877 елда туганнар Төркем:24 декабрь көнне туганнар Төркем:РСФСР атказанган фән һәм техника эшлеклеләре Төркем:Сталин премиясе лауреатлары Төркем:III дәрәҗә Изге Станислав ордены кавалерлары Төркем:III дәрәҗә Изге Анна ордены кавалерлары Төркем:II дәрәҗә Изге Анна ордены кавалерлары Төркем:«Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:Ленин ордены кавалерлары Төркем:Авыл хуҗалыгы фәннәре докторлары Төркем:Санкт-Петербург дәүләт университетын тәмамлаучылар