Мандоки Иштван КонгурМандоки — фамилия, Иштван — исем (; 1944 елның 10 февралендә Венгриядә Карцагта туган — 1992 елның 22 августында Дагстанда, Махачкалада вафат була, Алматыда, Казакъстанда җирләнгән) — венгр галиме, төркиятче, филология фәннәре докторы, профессор.
Биографиясе Туган вакыттагы исеме һәм фамилиясе — Мандоки Иштван, олыгайган яшендә үз гаиләсенең тәүге— Конгур фамилиясен кабул итә, кайбер мәгълүматлар буенча, вафатына кадәр, исемен Атлан дип алмаштыра. Мандоки - борынгы венгр (кун) аристократлары.
Бала чакта совет казакъ солдатларыннан казакъ телендә сөйләшергә өйрәнә. Карцаг авыл хуҗалыгы техникумын (башка мәгълүматлар буенча, авыл хуҗалыгы һөнәри урта мәктәбен), ә 1968 елда— Будапешт университеты, филология факультетын (башка мәгълүматлар буенча, тарих-филология факультеты) тәмамлый, профессор Дьюла Неметта шөгыльләнә. Университетны тәмамлагач, шунда ук төркият кафедрасында ассистент булып эшли. 1970 елда ул «Добруджа татарларының тел гыйлеме буенча тикшеренүләре» темасы буенча диссертация яклый. 1974 елда Монголия буйлап сәяхәт итә, төрле фольклор һәм этнографик мәглүматларны язып ала. 1976 елда Алматыга, 1980 елда — Башкортстан һәм Татарстанга килә. 1981 елда «Венгрия командары теленә карата документаль чыганаклар» темасы буенча докторлык диссертациясе яклый
Аурупаның төрки телле этник төркемнәрен өйрәнә. Анатолия, Казакъстан, Урта Азия, Монголия буйлап экспедицияләрдә катнаша.
1992 елның 22 августында Махачкала шәһәрендә вафат була, 1992 елның 3 сентябрендә Алматыда Кенсай зыяратында җирләнгән.
Гаиләсе Атасы — Мандоки Колан Шандор, әнисе — Караси Кочкар Ержебет, чыгышы буенча икесе дә кун (Венгриянең ассимиляцияләнгән кыпчаклары).
Хатыны — Мандоки Онгайшә Максум кызы — казакъ ыруы адай кызы, улы — Атлан Мандоки.
Фәнни эшчәнлеге Аурупа кыпчак гыйлеменә нигез сала. Төп фәнни кызыксынулары — кыпчак-төрки филология, мадьярларның борынгы тарихы, куннарның (Венгрия кыпчакларның) этнографиясе һәм этник тарихы, казакъ-кун-башкорт телләре һәм этнографиясе параллельләре. Венгр, немец, француз, казакъ һ. б. телләрдә кырыктан артык мәкалә бастырган. Төп фәнни хезмәте «Остатки конского (кипчакского) языка в (в мадьярской лексике, письменных памятниках, топонимах) Венгрии» (A kun nyelv magyarországi emlékei, 1975).
Полиглот. Утыздан артык телне белгән, аурупа телләреннән, туган венгр теленнән тыш, немец, француз, инглиз, румын телләрен белгән, төрки телләрнең барысында да диярлек сөйләшкән. Казакъ телен бала чактан үзләштерә. Төрки телле халыкларның фольклоры һәм әдәбияты әсәрләрен венгр теленә тәрҗемә иткән. Тәрҗемәләр китабы . Б Момыш улының «Ушкан уя» («Безнең гаилә» яки Очкан оя) китабын тәрҗемә итә.
Венгриядә аны Башкорт иле һәм Идел тарихын өйрәнүче дип атыйлар. Галим башкорт - мадьяр ырулары исемнәрен дә чагыштырып өйрәнә (Foglalkozott a baskír-magyar törzsnevek kérdésével is). Ике халыкның туганлыгы турында башкорт легендаларында да сөйләнелә икәнен венгрларның исенә төшереп тора. Фәнни тикшеренүләрен Монголиядә яшәгән аз санлы халыклар арасында да алып бара. Шулай ук ул тыва телен дә өйрәнә. Үз хезмәтләрен һәм җыентыкларын ул еш кына Андраш Бектур псевдонимы белән Яшкунсагта нәшер итә. М.Иштван Конгурның «Венгриядә кун теле эзләре» докторлык диссертациясе 1981 елда бастырыла. Анда галимнең шул вакытка туплаган материаллары урын алган, тик бу хезмәт венгр куннары теле турында тулы мәгълүмат бирми (1981-ben készült el "A kun nyelv magyarországi emlékei" című kandidátusi tudományos értekezése, amely addigi kutatásainak fontosabb eredményeit tartalmazza, de még nem teljes összefoglalója a hazai kun nyelvemlékeknek) .
Танылуы һәм бүләкләре
Төрки халыклар мәдәнияте буенча тикшеренү эше өчен Венгрия Фәннәр Академиясенең «Постумус» премиясенә лаек булды (1993). Галимгә багышланган документаль фильм «Иштван Коныр Мандоки» (реж. Миргалим Сырков, сценарий авторы Масал Ернар), Казакъстан, 2015), «Кыпчакның тәүге юл яручысы» (реж. Шомфай Кара Давид, Венгрия, 2017) Алматы шәһәренең 154-нче мәктәбе һәм бер урамы (Алатау һәм Медеусок районы) Мандоки исемен йөртә. Кыргыз Гыйльми академиясе Мандоки үлгәннән соң филология фәннәре докторы дигән мактаулы исем бирде. Будапешт шәһәрендә галим яшәгән Бела Барток урамындагы 52-нче йортка мемориаль тактаташ куелды. 2014 елның азагында Астанада галимнең истәлегенә багышланган Халыкара форум үткәрелде. Галим тормышы турында «Тіспен туған Қоңыр бақсы — Одинокое дерево» дигән китап дөнья күрде (автор Ернар Мәсәлим) . Иштван Коныр исемен Алматы каласындагы урам йөртә.
Искәрмәләр
Әдәбият
«Ұлы Даланың біртуар ұлы». Алматы. 2008 Ернар Масалим. «Тіспен туған Қоңыр бақсы — Одинокое дерево». ExpressPro, Алматы 2008. Ақас Тәжуітов. «Қоңыр Иштван — ұлттық идея айшығы». «Алтын орда. 09.03.2001ж. Тұрсынбек Кәкішұлы „Қыпшақ Қоңырдың екі хаты“.. Бабақұмар Қинаят, „Тегі қыпшақ тамыры Ұлы Дала“ // Қазақстан әйелдері, 2003 Біләл Қуаныш, „Тегін тереңнен іздеген Коныр“ // Ана Тілі, 2009, 22 февраль Саламат Өтемісұлы, Қайран Қоңыр».. «Мәдениет» журналы. № 2, 15-31.01.93, 1-14 бет. Жолдасбеков М. «Иштван Қоңыр Мандоки». . «Егеменді Қазақстан» 1992ж, 29 тамыз Ахас Тажутов. «Коныр Иштван как символ национальной идеи». . «Мегаполис». № 8 (16) 28 февраль 2001. Ернар Мәсәлім. «Қоңыр қазаққа қажет». Ернар Мәсәлім. «Қазақ әдебиеті» № 11 18.03.2005ж. Ернар Масалим. «Одинокое дерево не обойду». «Қазақ және әлем әдебиеті». № 2,3. 2006ж. Масалим Ернар. «О западных» казахах и «восточных» венграх. «Страна и мир». № 26. 01.06.2005ж. 6стр. Ернар Мәсәлім. «О, аруақ! Меңзей көр Балатонға барар жолды!». «Қазақ және әлем әдебиеті». № 6, 2006ж. Ернар Мәсәлім. «Аруах, укажи мне дорогу на Балатон…». «Қазақ және әлем әдебиеті». № 3, 2005ж. Ернар Мәсәлім. «Іштуан Қоңыр қозым — ай, Бәйгеден озған бозым — ай». «Алматы Ақшамы» № 68 07.06.2006ж Ернар Мәсәлім. «Қазақта Иштванды кім білмейді?!»."Президент және халық". № 6 10.01.2006ж. Ернар Масалим. «Осы жұрт Мандокиді біле ме екен?». «Дала мен қала». № 19 13.05.2005ж. Ернар Мәсәлім. «Балатонға барар жол». Ернар Мәсәлім. «Президент және халық». № 16 21.04.2006ж. Ернар Мәсәлім.. «Осы жұрт Мандокиді біле ме екен?». «Дала мен қала» № 19. 13.05.2005ж.
Сылтамалар
Башкортстан делегациясе Венгриядә элекке һун һәм төрки халыкларының 6 нчы Корылтаенда катнашты (bash.news) Көкбөрілер заманынан елші Сын Красного Волка Каждый шаг мой был шагом на пути к вам
Бу мәкаләдә «Казакъстан. Милли энциклопедия» (1998—2007) материаллары кулланылды, барлык материалны «Казакъ энциклопедиясе» редакциясе Creative Commons BY-SA 3.0 Unported лицензиясе буенча тәкъдим итте. Төркем:10 февраль көнне туганнар Төркем:1944 елда туганнар Төркем:22 август көнне вафатлар Төркем:1992 елда вафатлар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Филология фәннәре докторлары Төркем:Википедия:Викиҗыентыкка мәкаләдә турыдан-туры сылтама булган мәкаләләр Төркем:Будапешт университетын тәмамлаучылар Төркем:Маҗарстанда туганнар