Гвинея-Бисауда ислам , ) ― күпчелек дине. Гвинея-Бисау халкының күпчелеген мөселманнар (50 %) , аннары христианнар (34 %) һәм җирле диннәргә ышанучылар (7,9 %) тәшкил итә.
Саны һәм таралышы Гвинея-Бисау халкының (1,7 млн, 2018 ел, бәяләү) яртысыннан артыгы ― ислам дине тарафдарлары. Илдәге мөселманнарның 40 % ы ― Мәлики мәзһәбе сөнниләре, 6 % ы ― шигыйлар, 2 % ы ― әхмәдияләр . 36 % ы үзләрен «мөселман» дип кенә саный. Суфичылык тәэсире бар.
Тарих Гвинея-Бисау халыклары төрле вакытта исламны кабул итә. Мәсәлән, фульбе этник төркеме безнең эраның IX гасырында мөселман булган , мандинка төркеме ислам динен XII гасырда кабул итә .
Урта гасырларда Ислам таралу, барыннан да элек, Төньяк Африка бәрбәрләре белән сәүдә элемтәләре урнашуга бәйле булган.
Фула һәм Мандинка этник төркемнәре вәкилләре 1076 елда Гана империясен тар-мар иткән вакытта бәрбәр союздашлары була. 1750―1900 елларда алар ислам байрагы астында изге сугышларда (җиһад) бик күп катнаша .
1446 елда коллар сәүдәгәре җитәкчелегендәге Португалия экспедициясе, Африка ярларында яңа ачылган җирне Гвинея дип атый. Нуну Триштан һәм әлеге экспедиция әгъзаларының бер өлеше җирле халык тарафыннан үтерелгән. Алдагы 20 ел дәвамында португалиялеләр ярга туктамаган. 1466 елда Португалия короле үзенең подданныйларына Гвинеяне үзләштерү хокукын биргән. Озак вакытлар Португалиянең йогынтысы Көнбатыш Африка яр буенда Кашау (1588 елда нигез салынган) һәм Бисау (1687 елда нигез салынган) торак пунктлары белән чикләнә; алар белән идарә итү Кабо-Верде колониясе кысаларында башкарыла. 1879 елда Португалия биләмәләре «Португалия Гвинеясе» дигән колониягә берләштерелгән. Башта Португалия бары яр буен гына контрольдә тота алган. XX гасыр башында, ислам динен тотучы яр буенда яшәүчеләр ярдәмендә, португалиялеләр континентның эчендә яшәүче мәҗүси динендәге кавемнәргә каршы кампания башлап җибәргән. 1974 елның 24 сентябрендә Гвинея-Бисау бәйсезлек игълан итә .
Әхмәдия җәмгыяте
1995 елда Гвинея-Бисауда Әхмәдия мөселман җәмгыяте барлыкка килә. 2001 елның 20 августында Гвинея-Бисауның ул чактагы президенты барлык Әхмәдия мәчетләрен ябарга һәм илдән бу тәгълиматны җиткерүче барлык вәгазьчеләрне, шул исәптән чит ил эшләре министрын чыгарып җибәрергә боера . 2005 елның гыйнварында Әхмәдия җәмгыяте мөселманнарына дини эшчәнлекләрен яңадан башларга рөхсәт ителә, ике айдан соң, шул ук елның мартында, янә тыела . 2006 елда хөкүмәт Әхмәдия җәмгыятенә үз диннәрен ачыктан-ачык тоту хокукын бирә .
Гвинея-Бисау ― Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы әгъзасы.
Сылтамалар Отчет 2010 о свободе вероисповедания в Гвинее-Бисау
Искәрмәләр
Төркем:Илләр буенча ислам Төркем:Африкада ислам Төркем:Гвинея-Бисауда ислам