Ләйсән Кәшфи, Ләйсән Әмир кызы Кәшфиева (1966 елның 8 августы, СССР, РСФСР, БАССР, Тәтешле районы, Югары Кодаш) ― шагыйрә, журналист, филология фәннәре кандидаты (1991), Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (2003 елдан), Саҗидә Сөләйманова (2011), Әнгам Атнабаев исемендәге әдәби премияләр лауреаты.

Тәрҗемәи хәле 1966 елның 8 августында БАССР Тәтешле районының Югары Кодаш авылында укытучылар гаиләсендә туган. Әтисе Әмир, әнисе Земфира Сәгыйть кызы – укытучылар, абыйсы Айдар, сеңлесе Зөһрә. Югары Кодаш урта мәктәбен (1983, бишле билгеләренә), БДУ татар филологиясе бүлеген (1988, кызыл дипломга), Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасы каршында аспирантура тәмамлаган. «Сугыштан соңгы татар сатирик поэзиясе: илленче-сиксәненче еллар» темасына филология фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган (1991, фәнни җитәкчесе профессор Тәлгать Галиуллин).

Әлмәт шәһәрендә «Татнефть» АҖ матбугат үзәгендә – «Хәзинә» газетасында, Әлмәт телевидениесендә эшләгән. «Кызыл каурыйлар» иҗат берләшмәсен җитәкләгән.

2009 елдан Уфада «Кызыл таң» газетасының әдәби бүлегендә эшли башлый.

«Туган Тел» телевидение каналында «Балкыш», «Ихлас» исемле тапшырулар әзерли Дилбәр Булатова. Ләйсән КӘШФИ. «Давылларда тынгы бар сыман…». «Тулпар», 2016.

Иҗаты Мәктәптә уку елларында шигырьләр яза башлый. Шигырьләре «Ялкын», «Пионер» журналларында, «Яшь ленинчы», «Башкортстан пионеры» газеталарында басылган Ләйсән Кәшфи. Әдипләр (Әхмәт Дусайлының шәхси порталы).

БДУ филология факультетында уку дәверендә әлеге уку йортының «Акчарлаклар» әдәби иҗат түгәрәгенә йөри, студентларның гыйльми конференцияләрендә даими катнаша, «Кызыл таң» газетасында языша, анда әледән-әле шигырьләрен, әдәби язмаларын бастырып тора Ләйсән Кәшфи. ТР Язучылар берлеге сайты.

Әлмәттә «Хәзинә» газетасында эшләгәндә, һөнәри журналист буларак мәкаләләр яза, Әлмәт телевидениесе өчен татар телендәге тапшырулар, фильмнар әзерли. Әлмәт төбәге әдәбиятын махсус өйрәнеп, ике монография бастыра. Әдәби тәнкыйть белән җитди шөгыльләнә. Шигырьләр, әдәби тәнкыйть мәкаләләре, җыр текстлары («Аймылыш язмышлар», «Кадерле җан», «Сәлам Өфедән», «Сөю теле», «Җырлы гомер», «Җырлы юл» Татар җырлары (Ләйсән Кәшфи)) язуын дәвам иттерә, нефть төбәге язучылары иҗатына багышланган гыйльми докладлары белән республикакүләм фәнни конференцияләрдә катнаша, көндәлек матбугат битләрендә шигъри әсәрләрен, мәкаләләрен бастыра. 2003 елда Татарстан Язучылар берлегенә алына.

Кайбер шигырьләре 2002 елда нефть төбәге шагыйрьләре иҗатын эченә алган «Син дә шагыйрь, мин дә шагыйрь» дигән күмәк җыентыкка урнаштырыла.

2003 елда «Рухият» нәшриятында «Авыл кызы» исемле мөстәкыйль шигъри җыентыгы дөнья күрә. 2007 елда Татарстан китап нәшриятында «Бәхеткә юл» шигырь һәм поэмалар җыентыгы басылган Ләйсән Кәшфи. Матбугат.ру.

«Кызыл таң»да эшләгәндә Башкортстандагы татар әдәбиятын өйрәнеп, махсус җыентык чыгара.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2006 — «Бәллүр каләм» республика конкурсы җиңүчесе — «Журналистикада исем» номинациясендә 2011 – Саҗидә Сөләйманова премиясе БР Тәтешле районының Әнгам Атнабаев исемендәге премиясе

Гаиләсе Ире Нәркис, балалары. Искәрмәләр

Әдәбият Ләйсән Кәшфи. // Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда. Төзүчеләре Р. Н. Даутов һәм Р. Ф. Рахмани. Казан: ТКН, 2009. Мәкаләләр Рафига Усманова. «Үлми торган яңа бер җыр язасым килә!» «Мәйдан», 2021 ел, октябрь, 87-102нче бит. Сылтамалар Ләйсән Кәшфи. ТР Язучылар берлеге сайты

Төркем:Әлифба буенча язучылар Төркем:Әлифба буенча шагыйрьләр Төркем:Татар шагыйрьләре Төркем:Татар журналистлары Төркем:Башкортстан журналистлары Төркем:Шәхесләр:Татнефть Төркем:Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Филология фәннәре кандидатлары Төркем:Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреатлары Төркем:Әнгам Атнабаев премиясе лауреатлары Төркем:«Бәллүр каләм» бәйгесе җиңүчеләре