Линда Евангелиста (Linda Evangelista; 1965 елның 10 мае, Сент-Катаринс, Онтарио, Канада) — итальян чыгышлы Канада супермоделе, 1990 еллардагы супермодельләрнең берсе.

Тормыш юлы 1965 елның 10 маенда Онтариода Сент-Катаринста Италия эмигрантлары эшче гаиләсендә туа. 15 яшендә ул җирле «Мисс Ниагара» матурлык конкурсында җиңүче була һәм Нью-Йоркның «Элит» агентлыгында үз көчләрен сынап карау тәкъдимен алаLinda Evangelista Interview MagazineRemember Me? Linda Evangelista Thewhig.com.

Искиткеч үзгәрү сәләте өчен һәм чәчләренең тарашын һәм төсләрен даими алмаштырган өчен аны «хамелеон» дип атаганнар. Ул бик күп реклама кампанияләрендә катнаша, алар арасында Yves Saint Laurent «Opium» һәм Guy Laroche «Fidji» рекламалары була. Аннары Calvin Klein, Chanel, Chloé, Versace, Ralph Lauren белән хезмәттәшлек итә. 1996 елда «Yardley» косметика фирмасы белән эксклюзив контрактка кул куя һәм Джордж Майклның «Freedom» һәм «Too Funky» клипларында төшә“Moulin Rouge Meets Vegas!” An Oral History of George Michael’s 1992 “Too Funky” Video Vogue.com. Ул шулай ук Нью-Йорк дизайнеры Исаак Мизрахи һәм мода индустриясенең сәхнә арты тормышы турындагы «Unzipped» документаль проектында һәм супермодель Кристи Терлингтон продюсер булган «Catwalk» («Подиум») документаль фильмда төшә.

Линда Евангелиста нинди дә булса модалы чарада катнашу өчен генә супергонорарлар тәкъдим иткән беренче модель булаЛинда Евангелиста: рассказ про модель, которая отказывалась вставать с кровати меньше чем за $10 тысяч. Аның канатлы фразасы бар, соңрак бу сүзләр барлык басмаларда кабатланган: «Мин ятактан ун мең доллардан да ким суммага чыкмыйм»Линда Евангелиста Vogue.ru.

Шәхси тормыш 1987 елда Парижда Elite Model Management Европа бүлеге директоры Джеральд Марига кияүгә чыга, аның белән 1993 елда аерылыша. Соңрак ул Америка киноактёры Кайл Маклахлен белән романтик мөнәсәбәтләрдә була, ә соңрак танылган француз капкачысы Фабьен Бартез белән дә очрашкан, тик бу мөнәсәбәтләр кияүгә чыгу белән тәмамланмаган.

2006 елның сентябреннән 2007 елның гыйнварына кадәр француз миллиардеры Франсуа-Анри Пино, Франсуа Пино улы, Yves Saint Laurent, Gucci һәм башкалар кергән модалы империянең хуҗасы белән очраша. Пино Евангелистаның йөклелеге турында белгәннән аның белән аерылыша һәм соңрак Сальма Хайекка өйләнә. 2012 елда 2007 елда туган улларына алиментлар түләү турында суд процессы башланаPinault and Evangelista child-support trial begins New York Post.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Биография

Линда Евангелиста Fashion Model Directory сайтында

Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1965 елда туганнар Төркем:10 май көнне туганнар