Альберт Хуҗин, Альберт Роберт улы Хуҗин (1974 елның 9 июне, СССР, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Сарман) — эшмәкәр, берничә фирманың гамәлгә куючысы һәм генераль директоры; 2022 елның 18 мартыннан Татарстанның Мөслим муниципаль районы башлыгы (2021 елдан , 4 октябрьдән ― район башкарма комитеты җитәкчесе в. б.).Депутатлар Мөслим районы башлыгы Рамил Муллинның вазифаларыннан китүне кабул иттеләр. Рәсми Татарстан, 4.10.2021

Тәрҗемәи хәле 1974 елның 9 июнендә Татарстан АССР Сарман районы үзәге Сарман авылында туган.

«Бухгалтер исәбе, контроль һәм хуҗалык эшчәнлегенә анализ» белгечлеге буенча Мәскәү кулланучылар кооперациясе университетын (Россия кооперация университеты) тәмамлаган.

2004 елдан башлап төрле вакытта 11 фирманың гамәлгә куючы һәм генераль директоры булып эшли. Аларның бер өлеше табигать фәннәре һәм техник фәннәр өлкәсендә фәнни тикшеренүләрдә һәм эшләнмәләрдә махсуслашкан Муслюмовский район возглавит Альберт Хузин. news.myseldon.com, 4.10.2021

2016―2018 елларда ―ТР Мөслим районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы.

2018―2021 елларда ― «Август-Агро» идарәче компаниясе ҖЧҖ составына керүче «Август-Агротехнологии» компаниясенең дилер үзәге генераль директоры. Әлеге идарәче компаниянең җир банкы 160 мең гектардан артык тәшкил итә, Россиядә рапсны иң эре җитештерүче, шулай ук Ноу-Тилл технологиясе буенча көнбагыш, борчак, бодай һәм арпа үстерү белән шөгыльләнәАльберт Хузин возглавил Муслюмовский район. kazan24.ru, 4.10.2021.

2021 елданн ― Татарстанның Мөслим муниципаль районы башлыгы в. б. (4 октябрьдән ― район башкарма комитеты җитәкчесе в. б.).

2022 елның 18 мартыннан ― Мөслим муниципаль районы башлыгы, Мөслим муниципаль районы Советы рәисе. Мослим муниципаль районы башлыгы. Мөслим муниципаль районы

Шәхси тормышы Гаиләле. Улы Рафаэль, кызы Эрика С Днём Отца! Я счастлив быть отцом любимых детей, сына Рафаэля и дочки Эрики! Телеграм-канал Главы ММР Альберта Хузина, 19.10.2025.

Искәрмәләр

Сылтамалар Альберт Хузин возглавил Муслюмовский район. kazan24.ru, 4.10.2021 Хузин Альберт Робертович. Деловой центр РТ - интернет-портал TatCenter.ru (Татцентр.ру)

Төркем:Эшмәкәрләр Төркем:Татарстанның муниципаль районнары башлыклары Төркем:Россия кооперация университетын тәмамлаучылар