Святослав Владимирович Гайкович (1947 елның 15 августы, Ленинград, ССРБ) — Россия архитекторы. Россиянең Атказанган архитекторы. Санкт-Петербург Архитекторлар берлеге вице-президенты.

Тормыш юлы Святослав Владимирович Гайкович 1947 елның 15 августында Ленинградта туа.

1971 елда архитектура факультетын тәмамлый.

Институтны тәмалаганнан соң архитектор булып эшли. 1986—1989 елларда Ленинград зона фәнни-тикшеренү һәм проектлы стандарт һәм эксперименталь проектлау институтының архитектура-планлаштыру остаханәсендә җитәкче була.

1989 елда үз фирмасын ача, ә 1991 елда «СТУДИЯ-17» архитектура бюросы эшли башлый. Фирма «Архитектура остаханәләре берләшмәсе»нә керә һәм Санкт-Петербургның дәрәҗәле оешмаларының берсе була.

Святослав Гайкович һәм партнёрлар проектлары буенча Санкт-Петербургта күп кенә торак һәм иҗтимагый биналар төзелә, аларның барысына да югары архитектура сыйфатына ия.

2008 елдан алып 2011 елга кадәр Петербург Архитектура остаханәләре берләшмәсе рәисе урынбасары, ә аннары рәисе була.

2012 елдан 2016 елга кадәр — Санкт-Петербург Архитекторлар берлеге вице-президенты.

2002 елдан — Россия Федерациясенең Атказанган архитекторы.

2003 елдан сәнгать академиясенең архитектура кафедрасында доцент.

Санкт-Петербург архитекторлар берлегенең эко тотрыклы архитектура буенча комиссиясе әгъзасы.

2011 елдан — Халыкара Архитектура академиясенең хакыйкый әгъзасы.

2012 елдан — Бөтенроссия тарих һәм архитектура һәйкәлләрен саклау җәмгыятенең Петербург бүлеге эксперт советы әгъзасы.

Санкт-Петербургта төзелеш проектлары

Торак йорт, Васильево утравының 2 сызыгы, 27 (1996); Шварц дачасы (реконструкция), Петроград районы, Таш утрау, 2 нче Каен аллеясы, 34 йорт (2003); Съезжинская ур., 36 йорт (2004); Восстание ур., 8а йорт (2005); Васильево утравының Беринг ур., 1 йорт (2006); «Атлантик-сити» сәүдә һәм бизнес үзәге (2009); «Лицедеи» театр-күңел ачу комплексы (2010); «Park inn Nevsky» кунакханә комплексы, Гончарная ур., 4А/ Невский проспекты 91А (2010); «Ориенталь» торак комплексы, Барочная ур., 12/76, лит."Б" (2012) һ. б.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Святослав Гайкович «СТУДИЯ 17» архитектура бюросы Святослав Гайкович: «Современная архитектура нужна городу как воздух» Төркем:РФ атказанган архитекторлары Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1947 елда туганнар Төркем:15 август көнне туганнар Төркем:Репин исемендәге институтны тәмамлаучылар