Янбәков Исхак Шәйхетдин(башка чыганакта ШәйхисламСписок погибших) улы (1907 ел — 6 июль 1942 ел) — Совет-финЯНБЕКОВ Исхак Шайхетдинович. Шаймуратовцы, Бөек Ватан сугышларында катнашучы. 112-нче Башкорт кавалерия дивизиясенең 275-нче кавалерия полкы артиллерия батареясы командиры. Политрук.
Биографиясе Исхак Шәйхетдин улы Янбәков 1907 елда Башкортстанның Баймак районы Чыңгыз авылында ярлы гаиләдә туган. Бәләбәй татар-башкорт педагогия техникумын (1930), Уфада К. А. Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институтын (1935) тәмамлый.
Баймак мәгариф системасына зур өлеш керткән шәхес: 1930 елдан — Баймак башлангыч терәк, Бәхтегәрәй башлангыч мәктәпләре мөдире, 1932 елдан — Татлыбай коммунистик яшьләре мәктәбе, 1935 елдан — Иске Сибай, 1940 елдан 1-нче Эткол крестьян яшьләре мәктәпләрендә укытучы һәм директор булып эшли.
1939-1940 елларда совет-фин сугышында катнаша.
Бөек Ватан сугышы башлангач, БАССР-ның Баймак районы хәрби комиссариаты тарафыннан Кызыл Армиягә алына. Ссугышка, хатыны Хәернисаны һәм балаларын калдырып, 1-нче Эткол авылыннан китә. 112-нче Башкорт кавалерия дивизиясендә 275-нче кавалерия полкы артиллерия батареясы командиры, аннары сәяси мәсьәләләр буенча комиссар урынбасары — политрук була. Гаиләсенә соңгы хатын 1942 елның 3 июлендә яза, 6 июльдә Курск өлкәсе (хәзер Липецк өлкәсе) Тербун районындагы каты сугышларның берсендә батырларча һәлак була. Шушы ук районның Борки авылында җирләнә.
Сугышчы һәм курайчы Исхак Янбәковның исеме 112-нче Башкорт дивизиясе комиссары С. Р. Әлибаевның «Көндәлек битләреннән» китабында берничә тапкыр телгә алынаС. Р. Әлибаев. Көндәлек биттәренән. (Комиссар яҙмалары).
Искәрмәләр
Әдәбият
С. Р. Әлибаев. Көндәлек битләреннән. (Комиссар язмалары)
Видеоязмалар
«УТЛЫ ЕЛЛАР АВАЗЫ». Стәрлетамак драма театры артисы Әлфинур Газимова уҡый.
Сылтамалар
Список погибших ЯНБЕКОВ Исхак Шайхетдинович. Шаймуратовцы
Төркем:Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар Төркем:Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:1942 елда вафатлар Төркем:6 июль көнне вафатлар Төркем:Ырынбур губернасында туганнар Төркем:1907 елда туганнар