Бакулин Алексей Вениаминович (21 март 1949 ел — 29 ноябрь 2019 ел) — мәгариф, партия һәм дәүләт органнары хезмәткәре. 1987-1992 елларда КПСС-ның Бөре шәһәр комитетының беренче секретаре. Башкорт АССРның 12нче чакырылыш Югары Советы депутаты. Милләте — русНародные депутаты Республики Башкортостан. Двенадцатый созыв. — Уфа, Китап, 1994. — с. 95..
Биографиясе Алексей Вениаминович Бакулин 1949 елның 21 мартында БАССРның Бөре шәһәрендә туган.
1972 елда Бөре дәүләт педагогия институтын тәмамлаган.Бакулин Алексей Вениаминович// Парламентаризм в Башкортостане: история и современность. — Т. 2. — Уфа, 2005.удк 930 5-8258-0204-5ISBN
Хезмәт эшчәнлеген 1966 елда укытучы булып башлый.
1973-1974 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. Аннан кайткач, Башкортстанның Бөре районындагы Иске Базан авылының урта мәктәбендә укытучы була. Шушы ук авылда авыл Советы башкарма комитеты рәисе, район мәгариф бүлеге мөдире, халык депутатларының Бөре район Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары.
1987 елда КПССның Бөре шәһәр комитетына — секретарь, 1990 елда беренче секретарь итеп сайлана.
1992 елдан Бөре шәһәренең 7 нче урта мәктәп директорыНародные депутаты Республики Башкортостан. Двенадцатый созыв. — Уфа, Китап, 1994. — с. 27.
Алексей Вениаминович Башкортстан Республикасының тирә-як мохитен саклауга һәм үстерүгә шактый зур өлеш кертә. 12 елдан артык ул Башкортстан Республикасы табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгының Бөре территориаль комитеты җитәкчесе булып хезмәт итә.
Башкорт АССРның 12 нче чакырылыш Югары Советы депутаты итеп сайлана.
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
«Хезмәт батырлыгы өчен» медале
Шулай ук карагыз
БАССРның 12нче чакырылыш Югары Советы депутатлары исемлеге Башкортстан Республикасының 1нче чакырылыш Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутатлары
Искәрмәләр
Әдәбият
Народные депутаты Республики Башкортостан. Двенадцатый созыв. — Уфа, Китап, 1994. — с.
Сылтамалар
12 созыв (БАССР)
Төркем:Шәхесләр:Бөре районы Төркем:Казан дәүләт төзүче-инженерлар институтын тәмамлаучылар Төркем:2019 елда вафатлар Төркем:29 ноябрь көнне вафатлар Төркем:Бөредә туганнар Төркем:1949 елда туганнар Төркем:21 март көнне туганнар