Ял паркы — Татарстанның Кайбыч районы Олы Кайбыч авылында урнашкан ял паркы.

Тарихы

Ял паркы 2015 елны Татарстан Республикасында Парклар һәм скверлар елы кысаларында төзелә башлый.Парклар һәм скверлар елында Олы Кайбычта яңа ял итү урыны барлыкка киләчәк. Ял паркын төзү Бәрле елгасы буенда сазлыкта чишмә чыккан урында ясалма күл ясау белән башлана. Бу эшне башкарып чыгу өчен республиканың Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы 3,5 миллион сум акча бирә. Парк тирәсенә районның оешма-предприятиеләре хезмәткәрләре яз көне агачлар утырта, аны каты куралардан чистартып торалар.Кайбычта яңа парк булачак.

Парк 2015 елның 30 августында, Республика көнендә ачыла.Кайбычта Республика көнен ничек бәйрәм иттеләр?

2016 елда парк тулысынча кулланышка тапшырыла.Онлайн - энциклопедия Tatarica

2017 елда Ял паркы Сабан туе паркы белән тоташтырыла.

Күренеше Олы Кайбыч Ял паркы күл тирәли урнаштырылган беседкалар, фонтан, яктырткычлар, балалар мәйданчыгыннан, таш сукмаклардан гыйбарәт, парк территориясендә агачлар утыртылган.Парк отдыха в селе Большие Кайбицы становится все краше.

2015 елда төзелеп килүче ял паркында универсаль спорт мәйданчыгы ачыла.

Искәрмәләр

Төркем:Әлифба буенча парклар һәм бакчалар Төркем:Кайбыч районы истәлекле урыннары Төркем:Татарстан парклары