Пәнҗшир каршылыгы, башка атамалары Каршылык II , Әфганстан милли каршылык фронты () — Әфганстандагы хәрби берләшмә. 2021 елның июль-август айларында талиблар һөҗүме вакытында оешкан һәм «Төньяк альянс»ның элеккеге әгъзаларыннан һәм «Талибан» исламистлар хәрәкәтенең башка дошманнарыннан тора. Каршылык һаман да халыкара танылган Әфганстан Ислам Республикасы контролендә булган Пәнҗшир провинциясе территориясендә бара. Ил башкаласы Кабул «Талибан» контроленә күчкәч, талибларга каршы оешкан төп каршылык булып тора .
Җитәкчеләр Пәнҗшир каршылыгы белән Әхмәд Мәсуд (башта совет гаскәрләренә, аннары каршы уңышлы көрәше белән танылган кыр командиры улы) һәм Әмруллаһ Салех (Әфганстанның беренче вице-президенты, илнең легитим президенты Әшрәф Гани чит илгә киткәч, үзен илнең вакытлы президенты дип игълан иткән) җитәкчелек итә ).
Тарих
1990-елларда һәм әйләнә-тирә территорияләр операцияләре базасы булып тора . Төбәктә телендә сөйләшүче таҗиклар күпчкелекне тәшкил итә. Әлеге төбәк — «Талибан»га каршы уңышлы көрәше белән танылган кыр командиры Әхмәд Шаһ Мәсуднең («Пәнҗшир арысланы») һәм аның улы Әхмәд Мәсуднең кече Ватаны .
2021 елның 3 июлендә The Economic Times (Һиндстан) басмасы «Төньяк альянс»ның элеккеге лидерлары талиблар белән көрәшү өчен берләшергә җыенуларын хәбәр итә . 2021 елның 28 июлендә The Washington Post газетасы «Төньяк альянс»ның сафта калган көчләре каршылык эгидасы астында мобилизацияләнә, дип хәбәр итә.
Август аенда Кабул «Талибан» контроленә күчкәч, талибларга каршы көчләрнең күп өлеше, шул исәптән беренче вице-президент Әмруллаһ Салехны да кертеп, Әфганстанның талиблар басып алмаган бердәнбер районы – Пәнҗшир тарлавыгына анда яңа каршылык фронты булдыру өчен юнәлгән . Ә. Салех үзенең Twitter битендә мөрәҗәгать чыгара, анда Әшрәф Ганине илдән китүе өчен гаепли: «Мин илдә һәм Президент вазифаларын башкарам. Әфганстан Конституциясе буенча, дәүләт башлыгы качкан, отставкага киткән яки үлгән очракта, ил белән вице-президент җитәкчелек итә», — дип язган Ә. Салех (Әфганстанның Дүшәнбедәге илчелеге илнең легитим лидеры дип нәкъ менә Ә. Салехны таныган). Илнең яңа лидеры сыйфатында ул ватандашларны талибларга каршы торырга чакыра Талибы пока не стали полновластными хозяевами Афганистана // НГ, 18.08.2021.
17 августта әфганнарның каршылыкка кушылуы турында расланмаган хәбәрләр килә. Элеккеге Әфганстан армиясенең таҗик милләтеннән булган солдатлары да танкларда һәм бронетранспортерда Пәнҗшир тарлавыгына килә башлый . Шул ук көнне каршылыкның Пәрван провинциясендә Кабул — Мазары-Шәриф юлын кисеп үтүче Чәрикәр районын кире кайтарып алуы билгеле була Силы сопротивления начали бои с талибами в Афганистане // Лента.ру, 17 авг. 19 августта провинциягә билгеле хәрби һәм сәяси эшлекле улы Яр Мөхәммәд Дустум җитәкчелегендәге отряд килә Дустум-младший прибыл с войсками в Панджшер.
20 августта Баглан провинциясенең өч районы каршылык көчләре контроленә күчә Силы сопротивления отбили у талибов три района афганской провинции Баглан — Новости — Мир — Коммерсантъ. Шул ук көнне Пәнҗшир каршылыгына ике генерал: Әфганстан Ислам Республикасы Генераль штабының соңгы башлыгы Һибәтулла Ализай һәм корпусының соңгы командующие Сами Садат та кушыла В Панджшер прибыли два афганских генерала. 21 августта Баглан провинциясенең элек каршылык көчләре контроленә күчкән бер районының талиблар тарафыннан сугышсыз кире кайтарылуы мәгълүм була .
21 августта Әфган милли каршылыгы лидеры Әхмәд Мәсуд Әфганстанның чит илгә киткән президенты Әшрәф Ганине Пәнҗшир тарлавыгына кайтырга чакырган (Әшрәф Гани, элеккегечә, сайланган президент булып тора һәм халыкара бергәлек тарафыннан танылган).
22 августта «Әл-Гарәбия» «Талибан» вәкилләренең каршылык җитәкчелегеннән 4 сәгать эчендә Пәнҗшир провинциясен талиблар контроленә тапшыруларын таләп итүләрен, каршы килсәләр, аны көч белән яулап алу операциясен башлау белән янауларын хәбәр итә. Мәсуд таләпне үтәүдән баш тарткач, «Талибан» ике яктан һөҗүм башлый, аның барышында, каршылык мәгълүматлары буенча, талибларның зур отряды засадага эләгә 300 талибов угодило в засаду ополчения в Баглане // dialog.ua.
23 августта «Талибан» вәкилләре Баглан провинциясенең элек югалган барлык районнары өстеннән контрольне тулысынча торгызулары һәм каршы тору көчләрен камап алулары турында белдерә .
24 августка мәгълүматлар буенча, талиблар провинциягә керә алмаган Талибам не удалось войти в Панджшер.
25 августта ике якның сөйләшүләре уза, сугышны туктатып тору турында килешү төзелә.
28 августта иске хөкүмәтнең кече Мәсудка килеп кушылган.
29 августта «Талибан», хезмәт күрсәтүче компанияләргә басым ясап, Пәнҗшир провинциясендә мобиль элемтә һәм интернетка керү мөмкинлеген чикләгән Талибы блокировали провинции Панджшер доступ к мобильной связи. Әмма икенче көнне үк «Әл-Гарәбия» Пәнҗширдагы телекоммуникацияләргә керү мөмкинлеге торгызылган дип хәбәр итә .
1 сентябрьдә TOLOnews телеканалы, «Талибан» җитәкчелеге вәкиленә сылтама белән, ике як арасында башланган сөйләшүләрнең уңышсызлыкка очравын хәбәр итә .
2 сентябрьдә, каршылык чыганаклары раслаганча, «Талибан»ның 13 сугышчысы Чәрикәр районындагы засадада үтерелгән https://www.news18.com/news/world/afghanistan-taliban-crisis-news-live-updates-stanikzai-pak-india-hibatullah-akhundzada-us-4155113.html.
2 сентябрьдә талиблар вәкиле үзәннең барлык дүрт яктан да уратып алынуын һәм Пәнҗшир каршылыгының җиңүе мөмкин булмавын, шулай ук талибларның территориаль яулаулары турында белдерә .
3 сентябрьдә Төркиянең «Yeni Şafak» басмасы мәгълүматы буенча, Кабулдан 150 км төньяк-көнчыгышка таба урнашкан Пәнҗшир провинциясендә талиблар һәм аларга каршылык күрсәтүчеләр арасында кискен бәрелешләр булган, төбәк талиблар контроленә күчкән. Шулай итеп, талиблар Әфганстан өстеннән тулы контроль булдырганYeni Şafak bölgeden bildiriyor: Pençşir vilayeti Taliban kontrolünde. yenisafak.com, 03.09.2021.
Һиндстанның The Times of India басмасы белдергәнчә, милли каршылык фронты лидерлары Әмруллаһ Салех һәм Әхмәд Мәсуд регионнан китеп, Таҗикстанга качкан.
Каршылык күрсәтү хәрәкәте вәкилләре «Талибан» боевиклары белән бәрелешләрдә каршы тора алуларын һәм Пәнҗшир үзәненә керү юлларын тулысынча контрольдә тотуларын белдерә Панджшерское сопротивление опровергло сообщения талибов о том, что они заняли мятежную провинцию. Алар талибларның Пәрван провинциясендә Шотул районын яулап алырга омтылуларын кире каккан һәм аларга зур зыян китергән. Дүрт көн эчендә Үзән өчен көрәшкән «Талибан»ның 350 сугышчысы һәлак булган.
4 сентябрьдә AfghanUrdu (Твиттерда урду телле сәхифә) белдерүенчә, «Талибан» боевиклары Пәнҗшир провинциясенең административ үзәге шәһәренә өч юнәлештән һөҗүм итә башлаган. Элегрәк талиблар провинциянең җиде районыннан дүртесен: Хендж, Париян, Шотул һәм Аннабаны контрольдә тотуын белдергән булган. Каршылык көчләре бу мәгълүматны кире кага Талибы начали наступление на административный центр Панджшера. news.mail.ru (ТАСС), 4.09.2021.
5 сентябрьдә Әхмәд Мәсуд Facebookта: «Әгәр талиблар Пәнҗшир һәм Андарабта хәрби һөҗүмнәрен туктатса, ныклы тынычлыкка ирешү өчен, Милли каршылык көчләренең сугышны кичекмәстән туктатырга әзер булуларын» белдерә Лидер сил сопротивления заявил о готовности к переговорам с талибами. ria.ru, 5.09.2021
6 сентябрьдә, ике яктан да зур югалтуларга китергән аяусыз сугышлардан соң, талиблар бөтен Пәнҗширны яулап ала, талиблар флагы төбәкнең административ үзәге Базарактагы губернатор офисында күтәрелә . Хәбәрләр буенча, каршылык хәрәкәте гаскәрләре тауларга чигенә. Каршылык төркеменең чит ил эшләре бүлеге башлыгы Али Назари, Әхмәд Мәсудның Әфганстан территориясендә булуын хәбәр итә . Каршылык хәрәкәтенең икенче югары дәрәҗәле түрәсе, Пәнҗшир провинциясенең талибларның тулы контролендә булуын белдергән.
Тышкы сылтамалар Искәрмәләр
Төркем:Әфганстанда 2021 ел Төркем:Әфганстанда Ватандашлар сугышы