Ногай иле – Сембер өлкәсе, Карсун районындагы татар авылы. Коры Карсун елгасы буенда урнашкан.
Ногай иле язмаларда беренче тапкыр 1614 елда искә алына. Ул Сембердән дә борынгырак булып чыга.
Совет заманында Ногай илен күрше Коры Карсун авылына буйсындырып, бөлдерә язганнар иде. Хуҗалык идарәсе дә, оешмалар да, хәтта мәктәп тә шунда салынды. Үзгәртеп корулар башлангач ногайилеләр бу афәттән котылып, яңача яши башладылар.
«Алга» колхозы сакланып калган. Пилорама эшли. Күрше авыллар шикелле ногайлылар үз җирләрен Самарның инвесторларына тапшырмадылар. Фермерлар бар, үз хуҗалыгы белән яшәүчеләр күп еллык үләннәр чәчеп, терлекләр тоталар.
Мәгариф Ногай илендә кайчандыр ябылган мәктәбе яңадан торгызылып, 11-еллык татар мәктәбе буларак эшли. Биредә 65 бала укып йөри.
Сәгать поясы
Халык 2002 20102010 ел җанисәп алу базасы 665 601
2010 елгы җанисәп буенча күпчелекне алып торучы халыклар: татарлар (99,5%).Милләтне әйтмәгән кешеләрне исәпләмичә
Шәхесләр
туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны
Искәрмәләр
Чыганаклар Сембер өлкәсенең Ногай иле авылы халкы чагыштырмача муллыкта яши Ульяновск-Сембер энциклопедиясе
Төркем:Сембер өлкәсе татар авыллары Төркем:Карсун районы торак пунктлары