Имәнле (Имянлебаш (Имәнлебаш). // Татарский энциклопедический словарь. К.: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999, стр. 224. ISBN 0-9530650-3-0, МельнинскаяИмянлебаш. Tatarica. Татарская энциклопедия Река Мельнинская. verum.wiki/, МильнинкаТокмакская волость. Пальчикоко / Отрада. Генеалогический форум ВГД, 8.07.2020) ― Татарстанның Зәй районы территориясеннән агучы кече елга, Дала Зәе елгасының сулъяк кушылдыгы. Озынлыгы 11,8 км. Су бассейны мәйданы 42,6 кв. км.

География Елга Имәнлебаш авылыннан көньяк-көнбатышка таба 5 км читтә, Бөгелмә платосының Уратма урманында диңгез өсте тигезлегеннән 150 метр биеклектә башлана. Дала Зәе елгасына, аның 42нче километрында, Иске Пальчиково авылын узгач, сул яктан килеп ушыла. Елга башының абсолют биеклеге ― 160 м, елга тамагының абсолют биеклеге – 57 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы ― 36%.

Елга агымының юнәлеше — көньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка таба. Ярлары сөзәк, кәсләнгән. Елга башы белән тамагы биеклекләре арасында аерма зур булу сәбәпле, агымы шактый көчле. Җир асты һәм кар сулары, яңгыр суы белән туена. Елга агымы барышында аңа озынлыклары 2,8 һәм 4,9 км булган ике инеш кушыла. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,46 км/км². Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән үзенчәлекле. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 98 мм, ташу вакытында агым катламы 69 мм. Язгы ташу гадәттә март азагы – апрель башында башлана Именлинка. Tatarica. Татарская энциклопедия. Елганың югары агымында урман һәм уң ярында куаклыклар бар. Төбе күбесенчә комлы, сирәк кенә борынгы катламнарга атмосфера явым-төшемен фильтрацияләүче да очрый. Елга бассейнында шактый тирәндә (900―1400 метр тирәнлектә) Уратма ташкүмер (соры ташкүмер) чыганагының дәвамы булган, сыйфаты белән Мәскәү асты һәм Киҗел бассейннары күмере белән охшаш булган күмер яткылыклары табылган. Шулай ук нефть яткылыгы катламы да барИменлинка. // Заинская энциклопедия (гл. редактор – составитель В. С. Малахов). Казань: Издательство «Реноме», 1994, стр. 119.

Суы бик каты: 9-12 мг-экв/л язын һәм 12-20 мг-л кышын һәм җәен. Гомуми минерализация 300-400 мг/л язын һәм 1000 мг/лдан артык кышын һәм җәен. Су ресурслары хуҗалык-көнкүреш максатларында файдаланыла Гидроним Именлинка. ИЯЛИ им. Г. Ибрагимова АН РТ.

Объектлар Имәнле елгасы буенда Зәй районы Югары Шепкә авыл җирлегенә караучы Имәнлебаш (126 хуҗалыклы авыл), Самарцево (1 хуҗалыклы авыл), Кече Пальчиково (18 хуҗалыклы авыл) авыллары урнашкан. 1917 елгы революциягә кадәр Имәнле елгасы уйсулыкларында Минзәлә өязе дворяннарының соңгы предводителе алпавыт Б. В. Пальчиковның утары булган. 1877 елда Самарцево авылы янында Имәнле елгасында су тегермәне булганТокмакская волость. Самарцево /Степановка. forum.vgd.ru, 15.11.2018.

Елга бассейнындагы авыл хуҗалыгы җирләре элекке «Татарстан» күмәк хуҗалыгына (үзәге Югары Шепкә авылы), 1997 елдан «Имәнлебаш» га Югары Шепкә авыл җирлеге. Зәй муниципаль районы порталы, 6.07.2020 караган. 2004 елдан ― «Зәй» агрофирмасы җирләреВерхние Шипки. Tatarica. Татарская энциклопедия.

Имәнлебаш авылы янында кечкенә буа урнашкан.

Елганы Имәнлебаш авылы янында Сокрау (← Чистай, Түбән Кама →) ― Зәй асфальт юлы кисеп үтә.

Гидроним Имәнле елгасы атамасы татар телендәге агач үсемлеген белдерүче Имән сүзеннән (фитоним) ясалган Имянлебаш. ИЯЛИ им. Г. Ибрагимова АН РТ.

Чыганаклар Имянлебаш (Имәнлебаш). // Татарский энциклопедический словарь. К.: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999, стр. 224. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият Именлинка. // Заинская энциклопедия (гл. редактор – составитель В. С. Малахов). Казань: Издательство «Реноме», 1994, стр. 119.

Сылтамалар Именлинка. ИЯЛИ им. Г. Ибрагимова АН РТ Именлинка. Tatarica. Татарская энциклопедия Имянлебаш. Tatarica. Татарская энциклопедия Искәрмәләр

Төркем:Зәй районы елгалары Төркем:Зәй елгасы кушылдыклары