Сабитов Мөхтәр Абдрахман улы (20 декабрь 1946 ел) — журналист, язучы, драматург, топонимист һәм туган якны өйрәнүче. 2001-2006 елларда Салават шәһәрендә башкорт телендә чыккан «Салават» гәзите мөхәррире. 1992 елдан Башкортстанның Язучылар берлеге, 2002 елдан — Журналистлар берлеге әгъзасы. Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре (2006), СССРның мәдәният отличнигы (1989), Х. Гыйләҗев исемендәге премия лауреаты (1998).

Биографиясе Мөхтәр Абдрахман улы Сабитов 1946 елның 20 декабрендә Башкорт АССРның Макар районы (хәзерге Ишембай районы) Уразбай авылында туган.

1988 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлый.

Салават шәһәрендә башкорт телендә чыккан «Салават» гәзитен оештыручы һәм 2001 елдан 2006 елга кадәр басманың мөхәррире.

Салават шәһәре хакимиятенең топономик комиссия җитәкчесе, төбәкнең авыллары тарихын өйрәнүче.

1992 елда Башкортстан Республикасының Язучылар берлегенә кабул ителә.

«Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре» мактаулы исемен тапшырган вакытта Мортаза Рәхимов болай дип әйтә:

«Мөхтәр Абдрахман улы — башкорт телендә „Салават“ гәзитенә нигез салучы һәм оештыручысы.Гәзит Салават шәһәрендә генә популяр түгел, аны Ишембай, Мәләвез һәм республиканың башка күрше районнарында да алдыралар. Басманың тиражы арта, матди-техник базасы ныгый. 2004 елда республика конкурсы „Салават образы безнең йөрәкләрдә“ темасына „Иң яхшы публикация“ номинациясендә гәзит лауреат дипломына лаек булды. Мөхтәр Абдрахман улы — берничә китап авторы, драматург, театр сәхнәсендә аның пьесалары зур уңыш белән бара. Салават шәһәре хакимиятенең топономик комиссия җитәкчесе, төбәкнең авыллары тарихын өйрәнүче. Аңа зур куаныч белән профессиональ награданы тапшырам!»Муртаза Рахимов. ПРИЗВАНИЕ ЛИТЕРАТУРЫ — СЛУЖИТЬ ВЫСОКИМ НРАВСТВЕННЫМ И ДУХОВНЫМ ИДЕАЛАМ/ Выступление Президента Республики Башкортостан М. Г. Рахимова на XIV съезде Союза писателей Республики Башкортостан 21 апреля 2006 года// Бельские просторы, № 07, 2006.

Башкортстан Республикасының Салават шәһәре шәһәр округы Советы депутаты, сәнәгать, төзелеш, транспорт, элемтә, экология һәм гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия әгъзасы.

Россия Федерациясе Коммунистлар партиясенең Башкортстан Республикасы бүлекчәсе Салават шәһәр комитетының беренче секретаре.

Әдәби әсәрләре

«Төнге шәүләләр» драмасы Баймак халык театры (1988) һәм Кыйгы халык театрында (1989) куела. «Көт мине, Рәйсә» романы 2009 елда иң яхшы китап дип танылаРеспублика Башкортостан//ТВОРЧЕСТВО:Лёгкое перо и вдохновение .Стерлитамакской писательской организации — четверть века: Творческая организация объединяет поэтов и прозаиков г… .

Автор үзе болай дип сөйли: «Бу роман бик символик. Исеме үзе күп нәрсә турында сөйли. Кемне һәм кайдан көтәргә? Мин мәктәп укучыларының үзгәртеп кору дәвереннән алып безнең көннәргә кадәр булган проблемалары турында яздым. Бу бөтен буын формалашуның катлаулы чоры була. Наркомания, сәламәтлек саклау, социаль адаптация проблемалары»Живой классик — Колонка — Новости — Город Салават — Salavat City .

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре

Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы (1997). Х. Гыйләҗев исемендәге премия (1998). Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре (2006) Икенче «Иң яхшы башкорт китабы» республика конкурсының «Проза һәм шигърият» номинациясендә җиңүче. («Көт мине, Рәйсә!» романы өчен)

Искәрмәләр

Сылтамалар

Сабитов Мөхтәр Абдрахман улы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9. http://libmap.bashnl.ru/node/949 http://www.salavatsovet.ru/sabitov-muxtar-abdraxmanovich/ Указы Президента РБ от 25.02.1997 N УП-120 «О награждении Сабитова М. А. Почетной грамотой Республики Башкортостан»

Төркем:Башкортстанның атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәрләре Төркем:1946 елда туганнар Төркем:20 декабрь көнне туганнар Төркем:Әлифба буенча язучылар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Шәхесләр:Салават Төркем:Башкорт язучылары Төркем:Башкорт драматурглары Төркем:Ишембай районында туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе