Рәхим Абрамов (Rakhim буларак танылган; 1998 елның 15 марты, ҮзбәкстанМиллионы 20-летних: рейтинг самых высокооплачиваемых тиктокеров) — Россия хип-хоп башкаручы һәм видеоблогер. Үзенең «Fendi» җыры белән аеруча танылган. Россиядә иң күп хезмәт хакы ала торган тиктокер.

Тормыш юлы Рәхим Абрамов 1998 елның 15 мартында Үзбәкстанда туган. Аның ике абыйсы бар.

Яшь чакта футбол, волейбол, баскетбол белән шөгыльләнгән. Уку өчен Читага күчә, әмма аны техникумга алмыйлар. Соңрак Рәхим Мәскәүгә программистлыкка укырга китә.

Карьера Абрамов YouTube каналын булдырган, әмма аңа уңыш китермәгән. 2018 елда Инстаграмда кыска видеолар урнаштыра башлый. Шул ук елда ТикТокта аккаунт ача.

2019 елда беренче җырларны яза башлый, аларның иң уңышлысы — «Кем сиңа әйтте?». Җырның продюсеры — Slava Marlow.

2020 елның 17 июлендә Рәхим «Fendi» синглын чыгара, ул аның карьерасында иң популяр була. 2020 елның 25 сентябрендә «Milly Rock» җыры чыгарыла. 2020 елның 2 октябрендә «Fendi» җырына видеоклип чыгарыла.

Конфликтлар 2020 елның сентябрендә Россия рэперы Ганвест (Руслан Гоминов) «Fendi2» җырын чыгара, ул Рәхимның «Fendi» җырыннан кушымтаны тулысынча туплый. Җырны чыгарыр алдыннан Руслан: «бер оригиналь генә бар һәм ул минеке», — дип язган.

2020 елның 24 сентябрендә төнлә Рәхим Instagramда «Milly Rock» җырыннан өзек бастыра. Фанатлар аны T-Festның инструменталь өлешен урлауда гаепләгәннәр. Соңрак Рәхим Instagram-тарих бастыра. Анда ул «Нигә алар миңа синең битыңны урлаганмын дип язалар, T-Fest?» дип сораган. The Limba инструментал лизингка алынды, дип, хәлне аңлаткан.

Дискография

Сингллар ЕлИсемАльбом2020«Девочка наивна»Альбомнан тыш сингллар«Твиттер»«Кто тебе сказал?»«Я не хочу спать»«Drug»«Fendi»«Milly Rock»«Rockstar»«Big Money»2021«Fendi»«Beasty»«Синий Lamborghini»

Бүләкләр ЕлПремияНоминацияНәтиҗәЧыганак2020«ТНТ Music» телеканалы версиясе буенча 2020 ел нәтиҗәләреЕлның иң яхшы тиктокерыНоминация10 урын

Искәрмәләр

Сылтамалар

Төркем:Русия җырчылары Төркем:Википедия:Энциклопедик стилендә язылмаган мәкаләләр Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:15 март көнне туганнар Төркем:Әлифба буенча җырчылар