Үтәбаев Мөхлис Суфиян улы (5 февраль 1888 ел — 28 декабрь 1970 ел) — ислам дине әһеле. Беренче бөтендөнья сугышында катнашучы. Башкорт милли хәрәкәте эшлеклесе.

Биографиясе Мөхлис Суфиян улы Үтәбаев 1888 елның 5 февралендә Ырынбур губернасы Орск өязенең Иске КинҗәбулатХәҙер Башҡортостан Республикаһының Буранбай ауылы авылында туган. Атасы Суфиян авыл мулласы була, хаҗи.

Таулыкай мәдрәсәсендә белем ала. Аннары «Рәсүлия» мәдрәсәсен (Троицк) тәмамлый. Төрки, гарәп, фарсы телләрен белә.

1914 елга кадәр Ырынбур губернасы Орск өязенең Ярмөхәммәт авылы мәдрәсәсендә укытаБашҡорт энциклопедияһы — Үтәбаев Мөхлис Суфиян улы.

Беренче бөтендөнья сугышында катнаша, инженер-сапер гаскәрләрендә хезмәт итә, понтоннар буенча белгеч була.

Революциядән соң Башкорт милли хәрәкәтенә кушыла. Хәрәкәт лидеры Ә. Ә. Вәлиди белән таныш була.

1919—1920 елларда Башкорт АССРның Бөрҗән-Түңгәвер кантоны секретаре, рәисе булып эшли.

1920 елда Җылаер кантоны мәктәпләрендә укыта.

1931 елның 31 гыйнварында гаиләсе белән Иркутск өлкәсенә махсус авылга сөргенгә озатыла, 1994 елда аклана. Черемхово шәһәрендә биш баласы һәм хатыны — Гобәйдә Камал кызы вафат була.

1937 елның 10 декабрендә кулга алынып, 10 елга иректән мәхрүм ителә. Свердловск өлкәсендә төрмәдә утыра, 1941 елда азат ителә, 1991 елның 18 октябрендә аклана.

1947 елдан Баймак районының Буранбай авылында В. И. Ленин исемендәге колхозда эшли, бер үк вакытта мулла була.

Хәтер

Башкортстан Республикасының Баймак районы Буранбай авылында — үзенең туган авылында — мәчет аның исеме белән атала.

Искәрмәләр

Әдәбият

Живая память /авт.-сост. М. М. Утябаева. — Уфа, 2009.

Сылтамалар

Үтәбаев Мөхлис Суфиян улы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльлми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.

Төркем:1970 елда вафатлар Төркем:28 декабрь көнне вафатлар Төркем:Ырынбур губернасында туганнар Төркем:1888 елда туганнар Төркем:5 февраль көнне туганнар Төркем:Сталин репрессияләре корбаннары Төркем:Башкортстан дин әһелләре Төркем:Әлифба буенча шәхесләр