Ташкәнт шәһәрендәге Инха Университеты (, ) — Үзбәкстан башкаласы Ташкәнтта урнашкан югары уку йортларының берсе. Университет 2014 елның 2 октябрендә ачыла.
Ташкәнттагы Инха Университеты профессиональ, практик сыйфатларны үстерү һәм конкурентлыкка сәләтле IT-җитәкчеләр чыгару максатыннан, Үзбәкстан Республикасы президенты Ислам Кәримов указы нигезендә Көньяк Корея һәм Үзбәкстан Республикасы Хөкүмәте арасындагы хезмәттәшлек нәтиҗәсендә оеша. Көньяк Кореядагы Инха Университеты иң танылган һәм дәрәҗәле университетларның берсе, инженер фәннәрен, IT, менеджмент, логистика, корея белеме һәм башка өлкәләрдә сыйфатлы укыту буенча лидер булып тора. Ташкәнттагы Инха Университетының уку планы Көньяк Кореядагы Инха Университетының уку планына охшаш. Һәр семестрдан соң университет уку нәтиҗәләре буенча иң яхшы студентларны киләсе семестрга университет тарафыннан контрактны тулы яки өлешчә түләү гранты белән бүләкли.
Университет факультетлары
Компьютер һәм программа инженериясе факультеты (). Логистика факультеты ()School of Logistics.
Университетка нигез салучылар һәм иганәчеләр Үзбәкстан Республикасы президенты карары белән түбәндәге компанияләр һәм оешмалар университетны гамәлгә куючылар буларак билгеләнә: Үзбәкстан Республикасы Мәгълүмати Технологияләр һәм Коммуникацияләр Министрлыгы, Uztelecom, Uzbekneftegaz, Uzbekenergo, Uzkimyosanoat, Навои тау-металлургия комбинаты, Алмалык тау-металлургия комбинаты, Узбекистон хаво йуллари, Узбекистон темир йуллари, Үзбәкстан Республикасының тышкы икътисадый эшчәнлек Милли банкы"Создание Университета и спонсоры компании".
Әзерлек курслары Университетта математика, физика һәм инглиз теле буенча абитуриентлар өчен әзерлек курслары бар. Тиешле балл җыйган укучылар вузга керү имтиханнарыннан башка кабул ителәләр"Информация об Подготовительных курсах". Шулай ук университетта Scratch һәм MIT App Inventor 2 телен өйрәтәләр.
Инновацияләр һәм сәнәгать кооперациясе үзәге Инновацияләр һәм сәнәгать кооперациясе үзәге 2016 елның 18 февралендә Үзбәкстан Республикасының мәгълүмат технологияләрен һәм коммуникацияләрен үстерү Министрлыгы оештырган матбугат конференциясендә университет ректоры Ш.Шерматов тарафыннан тәкъдим ителә. Бу матбугат конференциясендә Үзбәкстан Республикасының мәгълүмати технологияләр һәм коммуникацияләр министрының беренче урынбасары, Ташкәнт мәгълүмати технологияләр университеты ректоры Уткир Хәмдәмов катнашкан. Матбугат конференциясе барышында икътисад тармакларын һәм өлкәләрен үстерү буенча ИКТ буенча һөнәри һәм югары квалификацияле кадрларны үстерү турында фикер алышалар. Үзәкнең максаты — университетның фәнни-тикшеренү һәм инновацион потенциалын үстерүне тәэмин итү, ИТ-продуктлар эшләү өчен шартлар тудыру. Үзәкнең директоры — Санҗар Саидходҗаев.
Искиткеч математика
2016 елның 6-8 гыйнварында университетта Искиткеч математика () фестивале уза. Фестивальдә катнашу өчен Кореядән 20дән артык математика укытучысы килә. Фестиваль барышында 3 яшьтән 80 яшькә кадәрге катнашучылар Корея укытучылары һәм университет студентларыннан торган волонтёрлар оештырган төрле күнегүләрдә һәм биремнәрдә катнаша алганнар. Фестивальдә 5 меңнән артык кеше катнаша. Фестиваль барышында балалар өчен Scratch программалаштыру телендә программалаштыру сәгате оештырылган.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Ташкенттагы Инха университетының рәсми сайты Инновацияләр һәм сәнәгать хезмәттәшлеге үзәгенең рәсми сайты
Файзиев О. Решающая сила сегодняшнего и завтрашнего дня // Народное слово: Газета Кенгаша Законодательной палаты Олий Мажлиса Республики Узбекистан, Кенгаша Сената Олий Мажлиса Республики Узбекистан и Кабинета министров Республики Узбекистан. — Ташкент, 21 февраля 2015.
Төркем:Әлифба буенча университетлар Төркем:Үзбәкстан университетлары