Нәдершин Альберт Сәхәби улы (1951 елның 7 мае) – тау инженер-электригы, техник фәннәр докторы, профессор, Башкортстан хезмәтләндерү өлкәсенең атказанган хезмәткәре, Россия Федерациясенең ягулык-энергетик комплексының мактаулы хезмәткәре, фән һәм техника өлкәсендә Башкортстан Республикасыны Дәүләт премиясе лауреаты Биографиясе Татар АССР ының Лениногорск районы Яңа Писмән авылында 1951 елның 7 маенда туган. Уфа карамай институтын (Уфа дәүләт карамай техник университеты)н тәмамлый. Тау инженер-электригы. Тормыш һәм хезмәт юлы 1973- 1981 — Урал-Себер магистраль карамай үткәргече идарәлеге инженеры, олуг инженеры, баш лаборатория начальнигы (ЦПЛАТ). 1981 — 1985 — Уфа шәһәре Киров районы сәнәгать-транспорт бүлеге инструкторы. 1985 — 1992 — Уфа шәһәре Киров районының Производство торак ремонт-эксплуатация тресты идарәчесе. 1992 — 1997 — Уфа шәһәре администрациясенең Торак хуҗалыгы һәм инженерлык тәэминаты предприятиеләре идарәсе башлыгы. 1997 — "Газ-Сервис" ААҖ-е филиалы "Уфагаз" ның директоры 2006 елдан ИПТЭР бүлеге мөдире Уфа дәүләт авиацион техник университеты информатика һәм робототехника факультетының акча, акча әйләнеше һәм икътисади хәвефсезлек бүлеге кафедрасы профессоры . Фәнни эшмәкәрлеге газ үткәргечләрне эксплуатацияләү мәсьәләләренә багышланган. Альберт Нәдершин корыч көпшә үткәргечләренең чиктәге хәлендә җимерелү процесларының төп законлылыгын тасвирлаган аналитик бәйләнгәнлекне ачты. Коррозия шартларында хәвефсезлекне тәэмин итү методларын һәм чараларын тәкъдим итте. Аның ачышы Башкортстан һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләрендәге көпшә үткәргеч предприятиеләрендә гамәлдә кулланыла. 50-дән тикшеренү хезмәте һәм 7 рационализатор тәкъдиме авторыАН РБ Надршин Альберт Сахабович. Гаиләсе Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре 1996 — Башкортстан хезмәтләндерү өлкәсенең атказанган хезмәткәре 2002 — Россия Федерациясенең ягулык-энергетик комплексының мактаулы хезмәткәре (РФ энергетика министрлыгы) 2003 — техник фәннәр докторы "Уфа шәһәре үсешендә зур казанышлары өчен" истәлекле билгесе ССРБ Нефть сәнәгате министрлыгының Мактау грамотасы "Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 10 еллыгы" юбилей медалеНадршин Альберт Сахабович Шулай ук карагыз Искәрмәләр Чыганаклар 2002 — техник фән докторы дәрәҗәсен яклау диссертациясе "Обеспечение работоспособность и безопасности трубопроводны систем газания" темасына багышландыДиссертация . Сылтамалар Нәҙершин Альберт Сәхәби улы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.
Диссертациясе Надршин Альберт Сахапович АН РБ Надршин Альберт Сахапович Надршин Альберт Сахапович УГНТУ Төркем:7 май көнне туганнар Төркем:1951 елда туганнар Төркем:Татарстанда туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе