Дюфло Эстер (; 25 октябрь 1972, Париж) — француз икътисадчысы, Массачусетс технология институты (АКШ) профессоры. «Глобаль фәкирлеккә каршы көрәштә эксперименталь алым өчен» 2019 елда Альфред Нобельнең хәтер иктисады буенча бүләк лауреатыThe Sveriges Riksbank Prize in Economic Sciences in Memory of Alfred Nobel 2019 (англ.). NobelPrize.org. Дата обращения: 14 октября 2019..

АКШ Милли фәннәр академиясе әгъзасы (2017)Esther Duflo Британия академиясенең әгъза-корреспонденты (2016)British Academy announces new President and elects 66 new Fellows, 15 июля 2016.

Биографиясе Эстерның әтисы — математика профессоры Мишель Дюфло. Әнисе Вилена Дюфло — врач-педиатр.

Мәктәпнең өлкән класында рус телен өйрәнә. 1991 елның август аенда 18 яшьлек Дюфло үзенең дуслары белән Мәскәү урамында ГКЧП-га каршы чыгучылар арасында була. 1993 елда 10 ай Мәскәүдә үткәрә, һәм француз теленнән укыта, магистрлык эше өстендә эшли. Шул ук вакытта Россия Банкы белән бәйләнештә булган француз икътисадчының һәм Америка икътисад советнигы Джеффри Саксның фәнни ассистенты булып эшли. 1994 елда Югары нормаль мәктәптә тарих һәм икътисад өлкәсендә Советлар Союзында беренче биш еллык тарихы буенча диссертация белән магистр дәрәҗәсен ала. 1999 елда Массачусетс технология институтында доктор дәрәҗәсен ала.

Ире — Абхиджит Банерджи, Эстер Дюфло һәм Майкл Кремер белән бер үк вакытта икътисад буенча Нобель премиясын ала. Дюфло һәм Банерджи рәсми рәвештә 2015 елда өйләнешкәннәр, 5 һәм 7 яшьлек ике баласы бар. Беренче баласы туганнан соң Дюфло Америка гражданлыгын алаСофья Корепанова «В нашей картине бедности преобладают карикатуры и штампы» Ведомости.

Бүләкләре

Макартур стипендиясе (2009) Джон Бейтс Кларк медале (2010) Дэн Дэвид премиясе (2013) Erna-Hamburger-Preis[de] (2014) Принцесса Астурийская премиясе (2015) Альфред Нобельнең хәтер иктисады буенча премиясе (2019) Cited Highly Researcher (2019)

Хезмәтләре

Abhijit Banerjee, Esther Duflo Poor Economics: A Radical Rethinking of the Way to Fight Global Poverty — PublicAffairs, New York, 2011. The Economist as Plumber // American Economic Review, 2017, vol 107(5), pages 1–26. Абхиджит Банерджи, Эстер Дюфло Экономическая наука в тяжёлые времена. Продуманные решения самых важных проблем современности = Good Economics for Hard Times: Better Answers to Our Biggest Problems. / Пер. с англ. М. Маркова и А. Лащева; под науч. ред. Д. Раскова. — Москва: Издательство Института Гайдара; Санкт-Петербург: Факультет свободных искусств и наук СПбГУ, 2021. — 624 с. — ISBN 978-5-93255-594-1

Искәрмәләр

Сылтамалар

Личная страница Э. Дюфло на сайте МТИ . — 24.04.2010. Энн О. Кригер Пусть данные говорят сами за себя // Финансы и развитие, июнь 2011. Экономисты как водопроводчики, маркетинг для центральных банков и проблемы доверия Ксения Юдаева беседует с Эстер Дюфло 9 сентября 2020 Хорошая экономика для трудных времен. Лекция Российской экономической школы 16 сентября 2020 Коммерсантъ

Төркем:25 октябрь көнне туганнар Төркем:1972 елда туганнар Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:Әлифба буенча Нобель премиясе лауреатлары Төркем:Икътисад өлкәсендә Нобель премиясе лауреатлары Төркем:Шәхесләр:Америка Төркем:Франциядә туганнар