Биккулова Әлмира Талха кызы (22 октябрь 1929 ел — 22 сентябрь 2013 ел) — галим-химик, югары мәктәп укытучысы. Шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе. Химия фәннәре докторы (1991), профессор (1995). Россия Табигый фәннәр академиясе академигы һәм Президиум әгъзасы, Россия Язучылар берлеге әгъзасы. 1996-2013 елларда «Күп милләтле Санкт‑Петербург» язучылар берлеге рәисе, 1995-2013 елларда Санкт‑Петербургтагы Башкорт милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе. Салават Юлаев ордены кавалеры (2009).
Биографиясе Әлмира Талха кызы Биккулова 1929 елның 22 октябрендә БАССРның Стәрлетамак кантоны Калта авылында укытучы гаиләсендә туган.
Галим 2013 елның 22 сентябрендә Санкт-Петербург шәһәрендә вафат була.
Гыйльми эшчәнлеге Әлмира Биккулованың фәнни хезмәтләре тиопиразолонларны синтезлау һәм җитештерү технологиясен эшләүгә, аларның төрле металлар белән төрле лигандлы координацион берләшмәләрнең структур төзелешләрен һәм үзенчәлекләрен тикшерүгә, аларны аналитик химиядә, медицинада, авыл хужалыгында (вируслы һәм гөмбәле авыруларга каршы препаратлар, тәэсир итү көче озайтылган капсулалы микроашламалар) куллануны өйрәнүгә багышланган.
Әлмира Талха кызы Биккулова 200дән картык фәнни хезмәт һәм 20 уйлап табу авторы.
Әдәби иҗаты «Могҗизалы химия» дигән китабы белән башкорт фәнни-популяр балалар әдәбиятын үстерүгә өлеш кертте. Шигырь, поэмалары гражданлык лирикасы традицияләрен дәвам итә.
Китаплары
Могҗизалы химия . — Уфа, 1994. Биоэлементология. — СП, 1991 (автордаш). Таңгы тамчылар. — Уфа, 1998; Салават Юлаев. — 2002; Робагыят. — 2003.
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
Салават Юлаев ордены (2009).
Искәрмәләр
Сылтамалар
Биккулова Әлмира Талха кызы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9. Биккулова Альмира Лалаева. Некролог. Санкт-Петербургский союз ученых (Спб). Официальный сайт. 26.09.2013
Төркем:Куергазы районында туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Википедия:Викимәгълүмат элементы параметрларына өстенлек бирелгән мәкаләләр Төркем:Салават Юлаев ордены кавалерлары Төркем:Химия фәннәре докторлары Төркем:Питырбурда вафатлар Төркем:2013 елда вафатлар Төркем:22 сентябрь көнне вафатлар Төркем:1929 елда туганнар Төркем:22 октябрь көнне туганнар