Татьяна Владимировна Даниленко (; 1983 елның 30 октябре, Житомир, Украин ССР, ССРБ) — Украина телевизион журналисты.
Тормыш юлы Татьяна Даниленко 1983 елның 30 октябрендә Житомирда Совет Украина язучысы Владимир Даниленко һәм украин теле укытучысы гаиләсендә туаТетяна Даниленко на сайті «5 каналу».
16 яшьтән «Украинское слово» газетасында басыла башлыйВалентина Самченко. Випробування 52-годинним ефіром «Україна Молода», 23.09.2011.
2001 елда гаиләсе белән Киевка күчеп, журналистика институтына журналист белгечлегенә укырга керәТетяна Даниленко народила доньку Владиславові Каськіву «Газета по-украински», 06.06.2008.. 2002 елда СТБ телеканалында «Вікна-столица» программасының корреспонденты булып эшли башлый.
2004 елның языннан «5 канал»да парламент корреспонденты сыйфатында эшли башлый. 2006 елдан «Час новин» программасын, ә 2009 елдан «Час: підсумки дня» программасын алып бара.
2011 елның 23-25 августында Павел Кужеев белән бергә «5 канал» да Украинаның бәйсезлеге игълан ителүгә 20 ел тулуга багышланган «Украина бәйсезлеге» телемарафонын үткәрә. Чара 52 сәгать дәвам иткәнТетяна Даниленко і Павло Кужеєв працюватимуть у студії 52 години поспіль без перерви на сон «Телекритика», 23.08.2011Тетяна Даниленко і Павло Кужеєв встановили рекорд: 52 години телемарафону «Телекритика», 25.08.2011. Моның ярдәмендә Гиннесс рекордлар китабына һәм Украина тарихына иң озын телевизион тапшыру алып баручысы буларак керә.
2013 елдан Hromadske.tv да эшли башлый. 2018 елның мартыннан апреленә кадәр «Радіо НВ»да алып баручы.
2018 елның мартыннан 2019 елның июненә кадәр ZIK телеканалында «Ут белән уен» программасын алып баручы. Виктор Медведчукның бизнес партнёры һәм сәяси көндәше Тарас Козак каналны сатып алганнан соң каналдан китә.
2020 елның 2 маенда ZIKтагы элеккеге хезмәттәшләре белән бергә социаль-сәяси тематикага багышланган «Даниленко» YouTube каналын ача. Obozrevatel телеканалындагы «Идеология» программасын алып баручы.
2021 елның 15 апреленнән — 4 каналда «Постаті» программасын алып баручы.
Шәхси тормыш 2008 елның 10 апрелендә сәясәтче Владислав Каськивтан кызы Кристина туа. Владислав Каськивтан белән 2007 елдан 2008 елга кадәр очрашкан.
Бүләкләр
2008 — телевидение һәм радиотапшырулар мәсьәләләре буенча Украина милли Советының Мактау грамотасыПочесну грамоту від Нацради отримали Андрій Куликов, Ірина Лисенко, Тетяна Даниленко та інші «Телекритика», 07.11.2011;
2011 — «III меңьеллык хатын-кызы» премиясеТатьяна Даниленко получила по заслугам „Дуся“, 12.20.2011.
Искәрмәләр
Сылтамалар
ZIK телеканалы сайтында Татьяна Даниленконың рәсми блогы Новое Время сайтында Татьяна Даниленконың рәсми блогы
Төркем:Украина журналистлары Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Әлифба буенча журналистлар Төркем:Житомирда туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1983 елда туганнар Төркем:30 октябрь көнне туганнар