Полиана Окимото (порт.-браз. Poliana Okimoto; 8 март 1983, Сан-Паулу) — Бразилия йөзүчесе, ачык суда һәм озын дистанциягә йөзү буенча шөгыльләнәPoliana Okimoto.Sports Reference.Дата обращения: 18 апреля 2013. Архивировано 17 января 2017 года.. Дөнья чемпионы, Олимпия уеннарының бронза призеры.

Карьерасы Полиана Окимото 2002 елда Мәскәүдә кыска дистанциядә дөнья чемпионатында катнаша, анда ирекле ысул белән 800 метрга 18-се урын ала.

2005 елда Travessia dos Fortes еңә.

Окимото 2007 елда Рио-де-Жанейрода Панамерика уеннарында катнаша, бу марафон йөзүдә беренче тапкыр чыгыш ясый. Ул 10 чакрымга көмеш медаль яулый, бу Бразилия өчен турнирда беренче медаль була.

2008 елгы Уеннарда тарихта беренче йөзү буенча Олимпия марафонында җиденче булып килә.

2008 елда дөнья чемпионатында Севилье ул шулай ук ачык суда катнаша.

Окимото 2009 елда 9-11-се этапларда җиңеп чыгып, Дөнья кубогын яулый. Ул Дөнья сериясендә җиңүче беренче Бразилия кызы була.

2009 елда Римда су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатында Полиана Окимото бронза медаль яулый. Бразилия 15 ел эчендә беренче тапкыр дөнья чемпионатларында медаль яулый, ә Окимото дөнья чемпионатында мидал яулаган беренче Бразилия хатын-кызы була. Época журналы 2009 елда аның иң абруйлы 100 Бразилия хатын-кызларының берсе дип атый.

2010 елда ул Ирвайнда Тын океан бассейны чемпионатында катнаша, биредә ирекле ысул белән 400 метрга йөзүдә 20-се урынны били.

2010 елда 800 метрга ирекле стильдә йөзүдә (8.27,77) һәм 1500 метрга ирекле стильдә (16.09,04) йөзүдә Бразилия рекордын куя.

2011 елгы Панамерикан уеннарында Гвадалахарда Окимото 2007 елгы нәтиҗәсен кабатлый һәм кабаттан көмеш яулый.

Лондонда 2012 елгы Җәйге олимпия уеннарында Окимото ярышты тәмамлый алмый. Моннан соң килгән җәбер Окимото депрессияга һәм спорттан китү турында уйларга алып килә. Әммә ире, тренер Рикардо Синтра аны карьерасын дәвам итәргә үгетлиPoliana Okimoto supera depressão após Olimpíadas: 'Pensei em parar'.

Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты Барселонада 2013 елда хатын-кызларның 5 км узышында Полиана көмеш медаль яулый ә берничә көннән соң 10 км ярышта дөнья чемпионы була. Финишта команда зачетында Бразилия командасы Самуэль де Бон һәм Алдан ду Карму белән бергә бронза медаль яулый.

2013 елның 12 августында Окимото 1500 метрга ирекле стильдә ярышып 16.26,90 нәтиҗә белән Бразилия рекордын куя.

Казанда дөнья чемпионатында Окимото 10 км марафонда алтынчы була.

Башта Окимото Бразилияда 2016 елгы йөзү буенча Олимпия уеннарында 10 км ярышта дүртенче була. Икенче урынны биләгән Орел Мюллер финишта кагыйдәләрне бозоп дисквалификацияләнгән соң Окимотога бронза призеры булырга мөмкинлек бирә. Йөзүдә Олимпия медален яулаган Бразилиянең беренче хатын-кызы булаDutch swimmer Van Rouwendaal wins women’s 10km open water gold . Sports.yahoo.com (June 29, 2016). Retrieved on 2016-08-17.Poliana Okimoto conquista o bronze na maratona aquática . Oglobo.globo.com. Retrieved on August 17, 2016..

Киләсе елда 10 чакрымга милли квалификацияле ярышта өченче урынны яулап, Окимото 2017 елгы дөнья чемпионатына эләкми.

Искәрмәләр

Төркем:Шәхесләр:Бразилия Төркем:8 март көнне туганнар Төркем:1983 елда туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:Әлифба буенча спортчылар