Сара Леандер (немец әйтелешендә Цара Леандер; , тумыштан Сара Стина Хедберг (Zarah Stina Hedberg), 15 март 1907 ел — 23 июнь 1981 ел) — Швеция киноактеры, җырчы, башлыча Германияда эшли.

Биографиясе Маклер гаиләсендә туган. 1911 елда фортепианода уйнарга өйрәнә, 1913 елда җырларын беренче тапкыр башкара, 1922 елда гимназиядә укый; берничә ел нәшрияттә сәркатип булып эшли. 1926 елда актер Нильс Леандерга кияүгә чыга. 1929-1935 елларда Швецияда күп санлы ревю һәм оперетталарда уйный, скандинав илләрендә гастрольләрдә була. 1930 елларда аның җырлары язылган пластинкалар чыга.

Леандерның кинодагы беренче рольләре ялтыравыклы мохиттә яшәгән,ирләрне ымсындырып һәлак итүгә сәләтле хатын-кыз була. 1932 елда ул швед журналисты Видар Форселлгә кияүгә чыга, 1936 елда Австрияга китә, Вена театрында Ральф Бенацкиның опереттасында Макс Ханзен белән бергә уйный. Шул ук елда Леандер катнашкан немец телендәге беренче фильм чыга: ул вакыйгалар театр тирәсендә барган «Премьера» детектив фильмына ревю җырчысы ролен башкара. Бу амплуада, үзе белән килешү төзегән УФА (UFA) фильмнарында чыгыш ясый.

1941 һәм 1942 елларда Адольф Гитлер пропаганда министрлыгының Сара Леандерга дәүләт актрисасы исемен бирү турындагы тәкъдимен кире кага. 1943 елда аннан немец гражданлыгын алуын һәм валютада алган гонорарның күп өлешеннән баш тартуын таләп ителә. Моңа җавап итеп ул УФА (UFA) белән контрактын өзгән һәм Швециягә кире кайткан. Ул катнашкан фильмнар прокатта кала, әммә немец матбугатында аның исемен телгә алу тыела.

1944 елда Скандинавияда эмигрант хезмәттәшләре аңа бойкот белән янаганнан соң, Сара Леандер Карл Герхардтның Стокгольм ревюсында катнашудан баш тартырга мәҗбүр була, әмма бу хәл аңа швед радиосында чыгыш ясарга комачауламый. 1945 елның уртасыннан аңа Германияда һәм Австрияда чыгыш ясау тыела. 1948 елның 13 ноябрендә ул Саарбрюккенда үзенең сугыштан соңгы беренче концерты белән чыгыш ясый.

Советлар Союзында Сара Леандер катнашкан берничә фильмны трофей сыйфатында күрсәткәннәр: 1948 елда (Das Herz der Königin, 1940) — атамасы астында, 1949 елда (Das Lied der Wüste, 1939) — , 1956 елда (Damals, 1943) — атамасы биреп.

Шагыйрь Иосиф Бродский үзенең «Трофейное» китабында болай дип яза: «Мин аны тик бер тапкыр гына, ул чакта бер атна гына барган Мария Стюарт турындагы „Эшафотка юл“ фильмында күрдем. Яшь кенә бер паж һәлакәт алдында торган королеваның соклангыч балтырын күреп, хәсрәтле башын өйгән күренештән башка бернәрсә дә хәтеремдә калмаган. Минем карашка, ул экранда кайчан да булса күренгән иң матур хатын-кыз булган, һәм шуннан соң миңа охшагандыр, хөрмәткә лаеклы булсалар да, ул күрсәткән идеалдан авышу гына булган. Минем буталчык һәм озын романтик карьерамны аңлатырга тырышуларым арасыннан, гаҗәп булса да, менә шунысы канәгатьләнерлек булып тоела».(Романтик карьера - тормышындагы мөхәббәткә бәйле вакыйгалар).

1949 елда Леандер концертлары белән яңадан Аурупа һәм Көньяк Америка буйлап чыгыш ясаган. 1956 елда дирижер Арне Хюльферска кияүгә чыга. Кинода бары тик эпизодик рольләрдә генә уйный. фильмында, иске җырларын җырлап, үзен үзе уйный.

Сара Леандер Венада һәм ФРГда оперетталарда һәм мюзиклларда уйный, гастрольләрдә һәм телевидениеда чыгыш ясый (1978 елда ZDFта «Якшәмбе концерты»).

1978 елның 10 октябрендә Стокгольмда соңгы тапкыр сәхнәгә чыга. Икенче көнне аны инсульт суга.

Фильмографиясе

1930 — Загадки Данте / Dantes Mysterier 1931 — Фальшивый миллионер / Falska Millionären 1935 — Скандал / Äktenskapsleken 1937 — Премьера / Premiere 1937 — К новым берегам / Zu neuen Ufern 1937 — Хабанера / La Habanera 1938 — Родина / Heimat 1938 — Чернобурка / Der Blaufuchs 1939 — Средь шумного бала / Es war eine rauschende Ballnacht 1939 — Песнь пустыни / Das Lied der Wüste 1940 — Сердце королевы / Das Herz der Königin 1941 — Путь на свободу / Der Weg ins Freie 1942 — Великая любовь / Die große Liebe 1942 — Тогда / Damals 1950 — Габриела / Gabriela 1952 — Куба Кабана / Cuba Cabana 1953 — Аве Мария / Ave Maria 1954 — С тобой было всегда так хорошо / Bei Dir war es immer so schön 1959 — Голубой мотылек / Der blaue Nachtfalter 1964 — Небылицы / Das Blaue vom Himmel, ТВ 1966 — Изюминка женщин / Das gewisse Etwas der Frauen

Искәрмәләр

Сылтамалар

http://svt.se/svt/road/Classic/shared/mediacenter/index.jsp?d=57449&a=690575 Фотографии и библиография ]

Төркем:Стокһольмда вафатлар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Әлифба буенча җырчылар Төркем:Әлифба буена актерлар Төркем:1981 елда вафатлар Төркем:23 июнь көнне вафатлар Төркем:Швециядә туганнар Төркем:1907 елда туганнар Төркем:15 март көнне туганнар