Ребекка Луиза Фергюсон Сундстрём (, ; , Стокгольм) — Швеция актрисасы.
Биографиясе Ребекка Луиза Фергюсон Сундстрём 1983 елның 19 октябрендә Швециянең башкаласы Стокгольмның Васастан районында туган. Әнисе Розмари — 25 яшендә Швециягә күчеп килгән инглиз кызы; атасы — швед. Ребеккадан тыш гаиләдә тагын өч бала үсә.
1999 елда Адольф Фредрикс музыкаль мәктәбен тәмамлый.
13 яшьтән журналларда модель булып эшли, һәм шулай ук рекламада төшә.
Экраннарга 1999-2001 елларда чыккан «Новые времена» () сериалында Анна Грипхельм төп ролен башкара, соңрак «Океанический проспект» () швед-америка сериалында уйный.
2011 елда швед режиссеры Ричард Хоберт аны кала базарында күреп кала һәм Ребеккага үзенең «До Антиба в один конец» () фильмында төп рольне башкарырга тәкъдим итә. Аннары Фергюсон «Дух утопленника» () һәм «Мы» () фильмнарында уйный.
2012 елдан Би-би-си каналының «Ак патшабикә» () дигән 10 серияле тарихи драмада Ал һәм ак розалар сугышы чорындагы патшабикә Елизавета Вудвилл ролен башкара. Фергюсон бу сериалда уйнавы критиклар тарафыннан уңай кабул ителгән, һәм аңа билгелек һәм Алтын глобус премиясына номинация китерә.
2015 елда «Миссия невыполнима: Племя изгоев» () америка фильмында төп рольләрнең берсен башкара .
Шәхси тормышы 2007 елда улы туган; аның атасы — элекке егете Людвиг Халлберг .
Фильмографиясе
Искәрмәләр
Төркем:Википедия:Викимәгълүмат элементы параметрларына өстенлек бирелгән мәкаләләр Төркем:XXI гасыр актрисалары Төркем:Әлифба буенча актрисалар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Стокһольмда туганнар Төркем:1983 елда туганнар Төркем:19 октябрь көнне туганнар