Камил Камал улы Гилманов (1956 елның 1 апреле, Индустриальный, Аксубай районы, Татарстан АССР, ССРБ) — Россия муниципаль эшлеклесе. Аксубай муниципаль районы башлыгы (2008 елдан). Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасыГилманов Камиль Камалович / Партия «Единая Россия».
Тормыш юлы Камил Гилманов 1956 елның 1 апрелендә Татарстан АССРның Аксубай районы Индустриальный авылында туа.
Хезмәт эшчәнлеген 1977 елда Аксубай районы «Восход» совхозының беренче бүлекчәсендә агроном-мелиоратор булып башлый. 1981 елдан 22 номерлы Аксубай авыл хуҗалыгы профтехучилищесы уку хуҗалыгы идарәчесе булып эшли. 1982 — 2002 елларда Аксубай районы үсемлекләр саклау станциясе начальнигы. 1986 елда «Агрономия» белгечлеге буенча М. Горький исемендәге Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый.
2002 елдан «Аксубай сөт заводы» ААҖ генераль директоры. 2003—2005 елларда «Татарстан сөте» ААҖ филиалы Аксубай май җитештерү заводы директоры. 2005 елдан 2008 елга кадәр «ВАМИН Аксу агрофирмасы» ҖЧҖ генераль директоры.
2008 елның 23 маенда Аксубай муниципаль районы башлыгы итеп билгеләнә.
Өйләнгән. Ике кызы бар.
Бүләкләр
2003 — Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре 2005 —«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале; 2009 — Россия Федерациясе Оборона министрлыгының «Хәрби бердәмлекне ныгыту өчен» медале; 2016 — «Фидакарь хезмәт өчен» медале.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Аксубай муниципаль районы сайтында
Моны да карагыз
Төркем:Аксубай районында туганнар Төркем:Район башлыклары Төркем:Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаучылар Төркем:Бердәм Россия фиркасе әгъзалары Төркем:Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре Төркем:«Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр