Фаил Мисбах улы Камаев (1969 елның 3 мае, Сәләүз-Мухан авылы, Мөслим районы, Татарстан АССР) — Россия муниципаль эшлеклесе. Актаныш муниципаль районы башлыгы (2013—2017), Тукай муниципаль районы башлыгы (2018―2024). «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы/
Тормыш юлы Фаил Камаев 1969 елның 3 маенда Татарстан АССРның Мөслим районы Сәләүз-Мухан авылында туа. 1992 елда Алабуга дәүләт педагогика институтын тәмамлый. Югары уку йортын тәмамлаганнан соң, Сәләүз-Мухан урта мәктәбендә тарих укытучысы булып эшли башлый. 1992 елдн Сәләүз-Мухан мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, ә 1993 елдан директор була.
2001—2002 елларда Мөслим районы Метрәй авылы җирле үзидарә башлыгы. 2002 елдан, 15 ел дәвамында Актаныш районы хакимиятендә эшли: башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары (2002), мәгариф территориаль бүлеге башлыгы (2002—2005), хакимият башлыгы урынбасары (2005), Актаныш муниципаль районы башлыгы урынбасары, Актаныш муниципаль район Советы рәисе урынбасары (2006—2009). 2009 елдан район башкарма комитеты җитәкчесе. 2012 елдан Актаныш районы башлыгы вазыйфаларын башкаручыТР Актаныш районы башлыгы вазыйфасын башкаручы билгеләнгән . 2013 елның сентябрендә Актаныш муниципаль районы башлыгы итеп сайлана.
2017 ел ахырында Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнәТукай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп Фаил Камаев билгеләнде . 2018 елда Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесе булаФаил Камаев Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп сайланды. 2018 елның 14 сентябрендә Тукай муниципаль районы башлыгы итеп сайланаФаил Камаев Тукай районы башлыгы итеп сайланды.
«Ришвәтчелеккә каршы тору турындагы закон таләпләрен бозган өчен ышанычны югалту сәбәпле» эштән куылган. Тоткарлану 2024 елның апрелендә, ришвәт алуда шикләнелеп, 2 айга тоткарланган Фаил Камаев под стражей: «Я свою вину не принимаю. Может быть, это оговор, может, заказное что-то!»Бизнес-Онлайн, 19.04.2024 Рөстәм Закиров Тукай районы башлыгы вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде. Татар-информ, 22.04.2024.
Аңа хезмәт вәкаләтләрен явызларча куллану һәм арттыру, шулай ук ришвәт алу турындагы маддәләр буенча гаепләү белдерелгән, Фаил Камаев гаебен тулысынча таныган Тукай районының элекке башлыгы Фаил Камаев эше судка тапшырылган. Татар-информ, 28.03.2025.
2025 елның ноябрендә Чаллы шәһәр суды Фаил Камаевны «Вазифаи вәкаләтләреннән файдалану», «Ришвәт алу» һәм «Вазифаи вәкаләтләрен арттыру» маддәләре нигезендә гаепле дип таныган һәм 4 елга катгый режимлы төзәтү колониясенә хөкем иткән, 6 миллион сум штраф билгеләгән һәм 3 ел дәвамында җирле үзидарә органнарында һәм дәүләт хакимиятендә вазыйфалар башкаруны тыйганТукай районының элеккеге башлыгы Фаил Камаевны 4 елга колониягә хөкем иттеләр. Татар-информ, 17.11.2025
Шәхси тормышы Өйләнгән, өч баласы бар.
Бүләкләр 2005 — «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале; 2019 — Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Тукай муниципаль районы сайтында
Төркем:Мөслим районында туганнар Төркем:Район башлыклары Төркем:Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар Төркем:«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнүчеләр