Рабис Мөгаллим улы СәлаховЗилә Нигъмәтуллина. Рабис Сәлахов – рәссам әфәнде. Мәдәни Җомга, 14.03.2019Мөнир Вафин. Уфада рәссам Рабис Сәлахов күргәзмәсе ачылды. Азатлык радиосы, 10.03.2015(13 октябрь 1958 ел, СССР, БАССР, Бүздәк районы, Иске Актау) ― рәссам, монументалист, сәнгать проектлары авторы, рәссам-керамист, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе. Россия Рәссамнар берлегенең Татарстан бүлеге идарәсе рәисе (2024 елдан).
Биографиясе 1958 елның 13 октябрендә Башкортстанның Бүздәк районы Иске Актау авылында туган.
1982 елда Уфада сәнгать мәктәбен тәмамлый. Виктор Пегов, Тамара Нечаева, Валентина Кузнецовада укый.
1982 елдан Алабугада яши һәм эшли.
1986 елдан Россия, республика, шәһәр һәм чит ил сәнгать күргәзмәләрендә катнаша.
2006 елдан Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.
2024 елдан Россия Рәссамнар берлегенең Татарстан бүлеге («Россия Рәссамнар берлеге» Бөтенроссия иҗат иҗтимагый оешмасының «Татарстан Рәссамнар берлеге» төбәк бүлегеСоюз художников России в Республике Татарстан) идарәсе рәисе (Анатолий Крылов урынына) Россия Рәссамнар берлегенең Татарстан бүлегенә яңа рәис сайланды. Татар-информ, 22.12.2024.
Иҗаты Бу рәссамның эшләрендә татар халкының образларына һәм легендаларына мөрәҗәгать итү аеруча җәлеп итә. Аның яраткан мотивлары - кар белән капланган тыныч урамнар, йокылы тыкрыклар, кечкенә йортлар, иске шәһәрләрнең образларыМой дом - Рабис Саляхов.
1980 нче елларда Рабис Сәлахов рәссам-керамист буларак дебют ясый. Рәссам декоратив савытлар, касәләр, гади һәм нәзакәтле формадагы аш-сулар, төс буенча җыенкы һәм архаик орнамент белән бизәлгән пластик композицияләр тәкъдим итә.
Әсәрләр ТР Сынлы сәнгать музеенда, Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгында, «Казан» милли мәдәни үзәгендә саклана.
Искәрмәләр
Чыганаклар Саляхов Рабис Магалимович. Персональная выставка к 50-летию
Сылтамалар
Моны да карагыз
Төркем:Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Татарстанның халык рәссамнары Төркем:Татар рәссамнарыТөркем:«Мәдәнияттәге казанышлар өчен» билгесе (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр Төркем:Иҗади берлекләр рәисләре