Чәчкаб фельдшер-акушер пункты — Татарстан Республикасы Кайбыч районы Иске Чәчкаб авылында урнашкан фельдшер-акушер пункты. Тарихы Авылда яңа ФАП 2017 елның 4 декабрендә ачылган. Моңа кадәр фельдшер-акушер пункты авыл клубында урнашкан була. Яңа бинада авыруны кабул итү, фельдшер, процедура кабинетлары да, дару препаратларын саклау өчен шкаф, суыткычлар бар, санузел эшли.Кайбыч районында яңа ФАП ачылды. Әлеге пункт Кайбыч районында Азнакайдагы «Нефтемаш» заводында җитештерелгән сигезенче ФАП.Кайбыч районының Иске Чәчкаб авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Эшчәнлеге ФАП фельдшеры Люзия СафинаИске Чәчкаб авылында тормыш кайный. халыкны өйдә һәм амбулаториядә кабул итә, фельдшер һәм акушерка компетенциясе чикләрендә дәвалау билгели ала, 3 яшькә кадәрге балаларны патронажлый, консультацияләр бирә һәм табиб күрсәтмәләрен үти. Үз составында медицина хезмәткәрләре булмаган Иске Чәчкаб мәктәбенә, балалар бакчасына медицина хезмәте күрсәтә.МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе". ФАП табибка кадәрге этапта кичектергесез медицина ярдәме күрсәтә. ФАП хезмәткәре ведомство карамагындагы территориядә санитар-эпидемияләргә каршы эш алып бара: йогышлы авырулар белән авыручыларны ачыклый һәм изоляцияли, авырулар булган биналарга агымдагы дезинфекция үткәрә, азык-төлек блокларында, балалар һәм дәвалау оешмаларында эштән читләштерә, авырулар белән элемтәгә кергән затларны профилактик прививкалар үткәрә. Искәрмәләр
Әдәбият Я. С. Миндлин, В. П. Лапин. Фельдшерско-акушерский пункт // Краткая медицинская энциклопедия / глав. ред. — академик Б. В. Петровский. — второе изд. — М.: «Советская энциклопедия», 1989. Төркем:Иске Чәчкаб Төркем:Әлифба буенча фельдшер-акушер пунктлары Төркем:Кайбыч районы фельдшер-акушер пунктлары