Илдар Хасип улы Әхмәтвәлиев (14 сентябрь 1961 ел, СССР, БАССР) — рәссам, Русия Рәссамнар берлегенең Санкт-Петербург бүлекчәсе әгъзасы.

Биографиясе 1961 елның 14 сентябрендә Башкортстан Республикасында туган.

Уфаның 1нче педагогия училищесын темамлаган.

И. Е. Репин исемендәге Дәүләт сынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура академиясен тәмамлый (профессор А. А. Мыльников остаханәсе).

Русия Рәссамнар берлегенең Санкт-Петербург бүлекчәсе әгъзасы.

Реалистик сәнгать мәктәбе тарафдары.

1985 елдан — чит ил, халыкара, махсус һәм төркемле күргәзмәләрдә катнашучы. Татар рәссамнарының иҗат төркеме «Чыңгызхан» берләшмәсе составына 1990-1996 елларда керәКазанский Кремль и Казань - 19.12.2008 — открытие выставки творческого объединения «Чингисхан».

20 дән артык шәхси күргәзмә үткәргән.

Санкт-Петербургта һәмСтамбулда (Төркия) яши һәм эшли.

2000 елда, бу ил хөкүмәте заказы буенча, АКШ президенты Б.Клинтонга бүләк итеп эш языла.

Иҗаты Академия мәктәбе рәссам иҗатында тулысынча чагылыш тапкан. Аның эшләре палитраның сафлыгы, матурлыгы һәм натураны тапшыруның җанлылыгы белән аерылып тора. Рәссамның эшләре Русия, Франция, Япония, Төркия, Кытай һ. б. шәхси коллекцияләрендә урнашкан.

Искәрмәләр

Чыганаклар Мой дом - Ильдар Ахметвалиев

Төркем:Татар рәссамнары