Наталья Гаврилица (рум. Natalia Gavrilița, 21 сентябрь 1977) — Молдавияның дәүләт һәм сәяси эшмәкәре. "Гамәлләр һәм бердәмлек" партиясе вице-рәисе. Элек — Молдавиянең финанс министры (2019).

Биографиясе Наталья Гаврилица 1977 елның 21 сентябрендә Малаешты авылында туган (Днестр буе)

2000 елда Молдавия юридик университетының юридик факультетын, 2005 елда Джон Ф.Кеннеди идарә итү мәктәбен — Гарвард университеты факультетларының бересендә белем ала, дәүләт сәясәте магистры дәрәҗәсен ала.

2000-2003 елларда Кишинёвта АКШ илчелеге карамагында Сәяси һәм икътисади эшләр бюросында сәяси мәсьәләләр буенча ассистент булып эшли, 2005 елда — Вашингтонда бөтендөнья банкының Европа һәм Үзәк Азия буенча офиста вице-рәйесенең киңәшчесе, 2005-2006 елларда — стажер, ә аннары Брюсселдә Европа комиссиясендә икътисад һәм финанс баш идаралыгында киңәшче булып эшли.

2007-2008 елларда — Молдавиядә Икътисад һәм сәүдә министрлыгы карамагында сәяси идарә итү һәм макроикътисади программаларның үсеше идаралыгы җитәкчесе, 2008-2009 елларда — Молдавия хөкүмәте янында ярдәм күрсәтү һәм координацияләү программалары идарәсенең башлыгы.

2009-2013 елларда — олы киңәшче, ары Оксфордта урта һәм түбән керем белән үскән илләрнең статистика программасының анализлау, күрсәтү һәм җаваплылык ысулы белән шөгелләнгән Oxford Policy Management халыкара консалтинг компаниядә менеджер.

2013-2014 елларда — Молдавия мәгарифе министрлыгының аналитика, мониторинг һәм сәясәте идарәлегенең баш консультанты (бу чорда мәгариф министры Майя Санду була).

2014-2015 елларда — Молдавия мәгариф министрлыгының дәүләт секретаре.

2015-2019 елларда — Лондонда Global Innovation Fund (GIF) генераль директоры.

2017 елдан — Лидеры Майя Санду булган «Гамәлләр һәм бердәмлек» фиркасе әгъзасе, хәзерге вакытта — вице-рәисе.

2019 елның 8 июнендә Майя Санду хөкүмәтендә финанс министры портфелен ала. 12 ноябрьдә Молдавия парламенты Майя Санду хөкүмәтенә шөбһә вотумын белдерә. 2021 елның 27 гыйнварында Молдавия президенты Майя Санду Гаврилицаның кандидатурасын премьер-вәзир вазифасына тәкъдим итә бу вазифа Иона Кик отставкага киткәч буш була, ләкин 11 февральдә Молдавия парламенты Гаврилица күрсәткән хөкүмәт составын бер тавыштан кире кага. 11 февральдә Майя Санду кабаттан Наталья Гаврилицаны премьерлыкка тәкъдим итә. Румын, рус, инглиз, француз һәм испан телләрен белә.

Шәхси тормышы Тормышта.

Искәрмәләр

Төркем:Икътисадчылар Төркем:Молдавиядә туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:21 сентябрь көнне туганнар Төркем:1977 елда туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:Молдова сәясәтчеләре Төркем:Молдова премьер-министрлары