Алсу Әмирҗан кызы Әбелханова (Алсу Амирзяновна Абульханова; 1976 елның 14 декабре, СССР, РСФСР, Коми АССР, Воркута) — татар эстрада җырчысы, телетапшырулар алып баручы. Татарстан Республикасының халык артисты (2025) артисты.https://mybiblioteka.su/tom3/6-12831.html ГЕНЕРАЛЬНЫЙ СЛОВНИК. Дрожжановской энциклопедии
Биографиясе 1976 елның 14 декабрендә Коми Республикасы Воркута шәһәрендә туа. Ата-анасы Әмирҗан һәм Җәүһәрия чыгышлары буенча Чүпрәле районы Мунчәли авылыннан. Алсу һәр җәйне Мунчәли авылына кайтып, әби-бабасы тәрбиясендә үскән.
Үзенең иҗади эшчәнлеген Ульяндагы «Айгөл» балалар вокаль ансамблендә башлап җибәргән. Музыкаль-педагогик училище тәмамлап, Ульянның бер мәктәбендә укыта.
1997-2000 елларда Казан консерваториясендә укый.
2003 ел — Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясен тәмамлап, югары музыкаль белем ала.
1998 елдан «Казан» милли-мәдәни үзәге каршындагы «ИДЕЛ» концерт-филармония берләшмәсендә солистка-вокалчы булып эшли башлый.
Иҗат юлы Казанның "Европа-плюс" радиостанциясендә яңалыклар алып бара башлый. Төрле дәрәҗәдәге чараларда катнаша. Татар эстрадасын актив пропагандалап, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең башка артистлары белән гастрольләрдә күп йөри.
Милләте буенча татар булса да, Алсу интервьюда Русия сәхнәсендә чыгыш ясарга теләвен белдерде24СМИ - Алсу Абульханова. Репертуары бай һәм югары сәнгатьле, ул татар, рус һәм чит ил эстрада җырларын үз эченә ала. Радио һәм телевидениедә күп языла.
2013 елда Алсу талантлы композитор Флера Шәрипова музыкасына «Туган көн белән" дип исемләнгән клип төшерде. 2016 елда артистка иҗат сөючеләрне Зөфәр Хәйретдинов белән «Соңгы тапкыр» дигән уртак җырга төшерелгән тагын бер клип белән сөендерде. 2018 елда Ринат Сафин белән «Син һәм мин» романтик композициясен башкарды.
Шәхси тормышы Кияүдә. Ире белән ике ул үстерәләр: Әмир һәм Солтан.
Дискография 2004 — «Соңгы төн» 2008 — «Сине яратыр өчен» 2018 — «Алсу Әбүлханова»
Фильмография 2021 ― «Тарлан» (Татарстан / Казакъстан) ― төп герой Закирның әнисе Гөлнара.Радиф Кашапов. Первый казахско-татарстанский фильм «Тарлан». Реальное время, 03.07.2022
Бүләкләре, мактаулы исемнәре «Алтын Барс» премиясе иясе (2004, 2005) Татарстанның атказанган артисты 2025 ― Татарстанның халык артистыЗилә Мөбәрәкшина. Алсу Абульхановага Татарстанның халык артисты исеме бирелде. Татар-информ, 26.04.2025 2026 ― «Халкыбыз алдында күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медале (БТК) ― татар милләте алдындагы олы хезмәтләре өченЗилә Мөбәрәкшина. Алсу Абульханова: Татарча белмисең дип кимсеттеләр, әмма мин өйрәнергә сүз бирдем. Татар-информ, 28.03.2026 Искәрмәләр
Чыганаклар Милләттәшләр - Абульханова Алсу Эмирдяновна 24СМИ - Алсу Абульханова
Сылтамалар
Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Татар җырчылары Төркем:Татарстанның халык артистлары Төркем:«Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале лауреатлары