Иваново өлкәсе татарлары — татарларның Иваново өлкәсендә яшәүче территориаль төркеме.
Тарихлары Өлкә территориясендә эшләүче татарларның беренче тораклыклары 15 йөздә барлыкка килә: татарлар Кинешма һәм Юрьевец районнарында, мугреев татарлары хәзерге Югары Ландехово, Лухово һәм Песятков районнары территориясендә җир алалар. Юрьевец районында төрки топонимнар безнең көннәргә кадәр сакланган.
Татарларны өлкә территориясенә күченүнең киләсе дулкыны 19 гасырның икенче яртысында башлана. Нигездә, бу Идел буе губерналарыннан (Казан, Түбән Новгород һ.б.) эшче крестьяннар була. 1909 елда Ивановода 342 мөселман исәпләнгән. 1921-1922 еллардагы ачлыктан соң, Түбән Новгород өлкәсе һәм Татарстан территорияләреннән татарларның күпләп бирегә күчеүе күзәтелә. Кинешмада Татар урамы, Южада Татар бистәсе барлыкка килә.
Таралышлары
2010 елда Иваново өлкәсендә 6 696 татар кешесе яшәгән (1959 елда – 9 851,Демоскоп. Всесоюзная перепись населения 1959 года. Национальный состав населения по регионам России: Ивановоая область 1989 елда – 9 910,Демоскоп. Всесоюзная перепись населения 1989 года. Национальный состав населения по регионам России: Ивановоая область 2002 елда - 8 205 кеше)Всероссийская перепись населения 2002 года : Население по национальности и владению русским языком по субъектам РФ , нигездә, Иваново (5970 кеше), Кинешма (425), Тейково (404), Фурманов (400), Вичуга (365), Родники (356) һәм Шуя (220) шәһәрләрендә, Идел буе районында (211) яшиләр.Всероссийская перепись населения 2010 года. Официальные итоги с расширенными перечнями по национальному составу населения и по регионам. : см.
Күренекле кешеләре М.С. Соколов — Россия Федерациясенең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты; И.С. Дәүләтшин — ТР Дәүләт премиясе лауреаты.
Мәдәният 1999 елда татарларның милли-мәдәни автономиясе оештырыла. Аның составына «Восток–Шәрык» җәмгыяте (1993 елдан бирле эшли), «Нур» татар яшьләре берлеге (2000 елдан башлап) һәм «Ак калфак» хатын-кызлар советы керә. 1994 елдан башлап Ивановоның 4 нче балалар иҗаты үзәге базасында татар якшәмбе мәктәбе эшли, 2001 елдан – «Милләтем» театр‑студиясе (җитәкчесе М.Б. Кашаев). 1992 елда шәһәрдә «Мәхәллә» мөселман дини җәмгыяте оештырыла, 2003 елда Җәмигъ мәчете ачыла.
Искәрмәләр
Чыганаклар Регионы компактного проживания татар в Российской Федерации: справочник / Отв. ред. Л.М.Айнутдинова, Б.Л.Хамидуллин. – Казань: ОП «Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ», 2016. – 336 с.
Төркем:Татарлар Төркем:Иваново өлкәсе