Чат татарлары ( — себер татарларының аз санлы этнографик төркеме, алар Об, Чик, Уень, Чаус елгалары буенда хәзерге Томск өлкәсенең Кожевниковский районында, VIII гасырдан Новосибирск өлкәсенең Колыван һәм Мошковск районнарында, соңрак шулай ук хәзерге Шегарск, Томск Коченёво, Болотнинск, НовосибирскСумин, Владимир Анатольевич. Крохалёвский археологический микрорайон как источник комплексного изучения жизни древнего населения Верхнего Приобья : диссертация. — 2006., Тогучинск, ИскитимскАндрей Звягин. ИСКИТИМСКИЕ ПОКОРИТЕЛИ СИБИРСКОЙ ЗЕМЛИ. — 2013. — 2 декабря., Ордынск районнарында, Томск, Новосибирск һәм Бердск шәһәрләрендә яшиләр. Хәзерге вакытта чатлар Европа илләреннән күчеп килүчеләр -— руслар һәм Идел-Урал татарларыЕвстигнеев Ю. А. Россия: коренные народы и зарубежные диаспоры (краткий этно-исторический справочник). — 330 с. белән ассимиляцияләнә. Себернең Рус дәүләтенә кушылу чорында чатлар җирләрендә берничә күренекле тарихи вакыйга була.
Урнашу Новосибирсктагы тарихи чат авыллары булып хәзерге вакытта булган Колыван районының Йорт-Ора, Йорт-Акбалык, Кара Мыс санала, гәрчә XX гасырда ук аларда, нигездә, Идел-Урал татарлары белән катнаш никахларның нәселе яшәгән.
Новосибирск өлкәсенең Болотнинск районының Ояш авылына, җирле риваять буенча, XV гасырда чатлар тарафыннан нигез салынган.
Новосибирски өлкәсенең Тогучин районы территориясендә чат татарлары күчеше 1687 елдан бирле билгеләнә, аерым алганда, шул елды алар хәзерге Тогучин шәһәре территориясендәге Иня елгасының сул як ярында урнашкан җирлеккә нигез салаларЕ. Абрамова. По просторам Тогучинской земли. — 2015..
Новосибирск өлкәсенең Ордын районының Чингис авылына 1629 елда морза Тарлав тарафыннан нигез салына.
XXI гасыр башына чат халкы рус һәм татарлар арасында урнашаЧИГРИНА Елена Владимировна. ТЮРКСКИЕ МИКРОГРУППЫ В СОСТАВЕ ТОМСКИХ ТАТАР НА РУБЕЖЕ ВЕКОВ // Томский государственный педагогический университет. — 2011..
Тел Чат татарлары чат сөйләмен йөртүчеләр булып торалар. Чат сөйләме Новосибирск өлкәсенең Колыван районы Йорт-Оры һәм Йорт-Акбалык авылларында сакланган. Йорт-Оры авылында чат сөйләме аеруча яхшы сакланган. Йорт-Акбалык авылында исә, чат татарлары белән бергә Идел буеннан күчеп килүче казан татарлары яши. Шуңа күрә сөйләм катнаш.
1994 елдан башлап, Себер чат татарларының милли, көнкүреш һәм мәдәни-тарихи традицияләрен саклау максатыннан, Колыван районының Йорт-Ора авылы тарихи-мәдәни мирас объекты буларак дәүләт саклавында торучы Новосибирск өлкәсенең тарих һәм мәдәният һәйкәлләре исемлегенә истәлекле урын буларак кертелгән.
Антропология
Антропологик яктан караганда чатлар бер үк төрле түгел: урал расасы билгеләрен көньяк себер расасы билгеләре белән бергә кушалар, әмма беренчесе өстенлек итәЕвстигнеев Ю. А. Россия: коренные народы и зарубежные диаспоры (краткий этно-исторический справочник). — 330 с.. Этногенез ягыннан чатлар, себер татарларының башка төркемнәре кебек үк, төбәкнең төп халкы — хәзерге заман хантларына якын булган урман угыр кабиләләре нәселеннән, IX—XI гасырларда төрки телне кабул иткән һәм, өлешчә, Көньяк-Себер фенотибын үзләренең далалы күршеләреннән — кимаклардан һәм кыпчаклардан тәшкил итәләр.
Альтернатив фаразларга караганда, чат татарлары җалаирлардан — монгол яки төрки-монгол чыгышлы булган кавемнәрдән килеп чыга. Әлеге версия, Рәшит әд-Дин мәгълүматлары буенча, җалаирлар бүлекчәләренең берсе җат (чат) дип аталган дигән фикергә нигезләнәЖабагин М. К. Анализ связи полиморфизма Y-хромосомы и родоплеменной структуры в казахской популяции / О. П. Балановский. — Москва, 2017. — С. 37. — 148 с..
Искәрмәләр
Төркем:Себер халыклары Төркем:Себер татарлары