Искедим (калм. тат. Искедим айылМилли-мәдәни мирасыбыз: Томск өлкәсе татарлары. – Казан, 2016. – 432 б. – (Фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән; ундүртенче китап). ISBN 978-5-93091-216-6, ) — Кемерово өлкәсенең Юрга районында урнашкан калмак татарлары авылы.
Географиясе Авыл Томск өлкәсенең төньяк-көнбатыш өлешендә, Искедим елгасы ярында,, район үзәге Юрга шәһәреннән көньякка таба якынча 13 километр (турыдан-туры) ераклыкта урнашкан. Диңгез дәрәҗәсеннән абсолют биеклеге 153 метр.
Сәгать поясы
Тарих 1574 елда нигез салына. Авыл Кышлау авылы халкы тарафыннан нигезләнә һәм баштан бары тик кыр эшләре вакытында яшәү урыны буларак кына кулланылган.4 Томилов Н.А. Тюркоязычное население Западно-Сибирской равнины в конце XVI – первой четверти XIХ в. Томск, 1981. С. 243.
1868 елда чыккан «Россия империясенең торак урыннары исемлеге»ндә Томск округы үзәгеннән 113 чакрым ераклыкта урнашкан Искедим елгасы янындагы Зур Искедим юрты (2 нче участок) буларак телгә алына. 15 хуҗалык булган һәм 66 кеше (30 ир-ат һәм 36 хатын-кыз) яшәгән. Мәчет эшләгән.Томская губерния. Список населенных мест по сведениям 1859 года. 1911 елда Томск өязенең Телеут волосте составына кергән авылда 55 хуҗалык була һәм 362 кеше (188 ир-ат һәм 174 хатын-кыз) яши. ХІХ гасыр уртасыннан алып Совет чорына кадәр авылда мәчет, мөселман мәктәбе, икмәк запасы кибете һәм вак лавка эшләп килә.Список населенных мест Томской Губернии на 1911 год. стр. 113
Октябрь инкыйлабына кадәр Тум губернасының Тум өязендә, 1925-1930 елларда — Себер краеның Тум округында, 1930-1937 елларда — Көнбатыш Себер краенда, 1937-1943 елларда — Новосибирск өлкәсендә, 1943 елдан — Кемерово өлкәсендә.
1926 ел мәгълүматлары буенча 75 хуҗалык була һәм 433 кеше яши (нигездә — татарлар). I дәрәҗә мәктәп эшли. Административ яктан - Томск өлкәсенең Юрга районы Олы Искедим авыл советы үзәге була.Список населённых мест Сибирского края. Том 2. Округа Северо-Восточной Сибири. Новосибирск. 1929 стр. 212
Халык саны
Милләтләр (2010): татарлар — 39%, руслар — 61%.Милләтне әйтмәгән кешеләрне исәпләмичә 2010 елгы Бөтенроссия халык санын алу мәгълүматлары буенча, халыкның җенес структурасында ир — атлар 68%, хатын-кызлар 32% тәшкил иткән. Татарлар Кышлау авылыннан күчеп килгән калмак татарлары, шулай ук бүгенге көндә руслашкан об татарлары яшәве билгеле.Иванов П.Г. Томские татары (материалы по обследованию Томских Карагасов летом 1927 г.). Отдельный оттиск из «Трудов Общества Изучения Томского края». Вып.1. Томск, 1927. С. 94
Искәрмәләр
Төркем:Юрга районы торак пунктлары (Кемерово өлкәсе) Төркем:Кемерово өлкәсе татар авыллары