Хәлим Бәдри улы Җәлалов (ҖәләловҖәләлов Хәлим Бәдри улы // Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. К.: ТР ФА Татар энциклопедиясе институты, 1997, 97нче бит), сәхнә псевдонимы Хәлим Җәләй (1940 елның 27 апреле, СССР, РСФСР, ТАССР, Балык Бистәсе районы, Олы Солтан ― 2021 елның 5 июле, РФ, ТР, Казан) — драма актеры, Камал театры артисты, Татарстанның халык артисты (1992). «Намус һәм тугърылык» номинациясендә «Тантана» премиясе лауреаты (2021).

Тәрҗемәи хәле Хәлим Җәлалов Татарстанның 1940 елның 27 апрелендә Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылында туа. Шунда урта мәктәпне тәмамлый. Берничә ел Казан киез итек фабрикасында эшли, тормыш чыныгуы ала.

1961 елда Казан театр училищесына укырга керә. Ш. Сарымсаков, Г. Шамуков, Х. Уразиков кебек мәшһүр артистлардан, укытучы-остазлардан белем ала. Училищены тәмамлаганнан соң Г. Камал исемендәге академия театрына эшкә алына. Хезмәтнең башлангыч чорында иҗат иткән Янгир (Нәкый Исәнбәт “М. Җәлил”), Шәрифҗан (Аяз Гыйләҗев “Җиргә тапшырылган серләр”), Гайфи (Х. Вахит “Күк капусы ачылса”) һ.б. образлар аркылы Х. Җәлалов талантлы артист буларак халыкка таныла.

Х. Җәлалов әдәби әсәрләрне сәнгатьле укуы белән дә тамашачыларга билгеле шәхес. Радио-телевидение фондында сакланучы бик күп язмалар шул хакта сөйли. Үзе дә әдәби әсәрләр иҗат итә, тәрҗемә эше белән дә шөгыльләнә. А.Вампиловның “Провиния мәзәкләре” китабы (1987) аның тәрҗемәсендә дөнья күрде. Моннан тыш балаларга атап чыгарылган “Корчаңгы тай һәм таз малай” (1993), “Шәрә бүре” кебек китаплары да бар. Аның берничә пьесасы Г.Камал исемендәге академия театрында балалар өчен куелды.

2021 елның 5 июлендә Казанда 81 яшендә вафат була Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләй вафат. Азатлык радиосы, 5.07.2021 Тирән кайгы. Камал театры сайты, 5.07.2021. Казанның мөселман зиратында җирләнәХәлим Җәләйне Казанда Самосыроводагы мөселман зиратында җирләделәр Татар-Информ, 06.07.2021.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1992 ― Татарстанның халык артисты 2016 ― Абдулла Алиш премиясе 2021 ― «Тантана» премиясе лауреаты ― «Намус һәм тугърылык» номинациясендә«Тантана - 2021» театр премияләрен тапшыру. «Татар-информ» онлайн, 27.03.2021 Хәтер 2023 елда Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылы мәдәният йортына исеме бирелгәнРифат Каюмов. Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылы мәдәният йортына Хәлим Җәләлов исеме бирелде. Татар-информ, 12.12.2023. Искәрмәләр

Сылтамалар

Камал театры сайтында шәхси бите

Шулай ук карагыз

Төркем:Камал театры актерлары Төркем:Татарстанның халык артистлары Төркем:Балык Бистәсе районының шәрәфле ватандашлары Төркем:Казан театр укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:«Тантана» премиясе лауреатлары Төркем:Абдулла Алиш премиясе лауреатлары Төркем:Казанның мөселман зиратында җирләнгән шәхесләр