Ве́на (Вәнәhttps://hghltd.yandex.net/yandbtm?fmode=inject&url=http%3A%2F%2Fwww.academia.edu%2F4958503%2F_Abd_al-Rash%25C4%25ABd_Ibr%25C4%2581h%25C4%25ABm._A_Diary_from_B%25C3%25B6%25C4%259Fr%25C3%25BCdelik._Introduction_edition_of_facsimile_and_text_by_Alfrid_K._Bustanov_Gabdr%25C3%25A4shit_Ibrahim._B%25C3%25B6gredelek_k%25C3%25B6nd%25C3%25A4lege._Faksimile_h%25C3%25A4m_tekstny_basmaga_h%25C3%25A4z%25C3%25A4rl%25C3%25A4uche_keresh_s%25C3%25BCz_avtory_Alfrid_Bustanov_%25D0%259A%25D0%25B0%25D0%25B7%25D0%25B0%25D0%25BD_2013_238_p&tld=ru&lang=tt&la=1532156416&tm=1532981503&text=өфәдән&l10n=ru&mime=html&sign=e67ef833664700d7745fcd207870bcf2&keyno=0, Виянәhttps://pp.userapi.com/c851036/v851036462/25d80/xoOAC4LTidU.jpg , ) — Австриянең башкаласы, илнең көнчыгыш өлешендә урнашкан. Халкы 1,86 млн кеше (2009).

Нью-Йорк һәм Женевадан соң БМОның өченче резиденция шәһәре.

Шәһәрнең борынгы өлеше 2001 елда ЮНЕСКО тарафыннан Мәдәни мирас исемлегенә кертелә.

ОПЕК (ru), ОБСЕ, Халыкара атом энергиясе агентлыгы (ru), һәм башка күпсанлы БМО системасы махсус агентлыклары һәм программа офислары урнашкан шәһәр.

Елдан-елга яшәү, бизнес алып бару уңайлылыгы һәм башка халыкара рейтинглары буенча алдынгы торак пунктлары исемлегенә керүче кала.http://www.mercer.com/press-releases/quality-of-living-report-2014

Венада туган танылган шәхесләр Юзеф Понятовский, Франция маршалы. Иоһанн Штраус, Австрия көйязары. Франц Шуберт, композитор. Эрвин Шрёдингер, физик, Нобель премиясе лауреаты (1933). Александр Ван дер Беллен, Австрия президенты. Дин Вена - Рим католик чиркәвенең бер үзәге. 2001 елгы халык санын алу нигезендә, шәһәр халкы диннәр буенча түбәндәгечә бүленә:

Католицизм 49,2 % Атеистлар 25,7 % Ислам 7,8 % Православие 6,0 % Протестантизм (нигездә лютераннар) 4,7 % Яһүд дине 0,5 % Башка диннәр һәм диннәрен әйтмәгәннәр 6,3 %

Искәрмәләр

Төркем:Европа башкалалары