Торыш — Татарстан Республикасы Мөслим районы Симәк авыл җирлегенә керүче авыл. 1904 елда барлыкка килгән. Әүвәл Уфа губернасы Минзәлә өязенең Пучы волостенда урнашкан. 1920 елдан Татарстан АССР Минзәлә кантоны составында. 1930 елдан — Мөслим районында, 1963 елның 1 февраленнән — Сарман районында, 1965 елдан — Мөслим районында.
География Район үзәге Мөслим авылыннан 18 км төньяк-көнчыгышка таба, җирле үзидарә үзәге Симәк авылыннан 7 км ераклыкта тигез урынга, урман буенда, Мөшеге елгасының югары агымында урнашкан. Тарих Авылга нигез салучы булып Минзәлә районы Татар Мөшегесе авылыннан Шәяхмәт исемле кеше исәпләнә. Ул 1904 елда бирегә күчеп килеп, урман төпләп, үзенә йорт сала, чәчүлек җир булдырып, игенчелек белән көн күрә башлый. Аннары күченеп килүчеләр арта, алар калын урманда агач төпләп, иген чәчү һәм йорт салу өчен урын хәзерләгән. Авыл зурайган, кешеләре күбәйгән. Мәчет салу мәсьәләсен күтәргәннәр. Урман караучы Лаврентий аркылы тиешле оешмалардан 4 десятина җирдән агач кисәргә рөхсәт алынган. Мәчет өчен агач киселгән алан «Җәбләнтәй аланы» дип йөртелә. Мәчет 1929 елга хәтле эшли, аннары мәчет бинасын клуб итеп файдаланалар. 1931 елда авылда 3 бригаданы берләштергән «Торыш» күмәк хуҗалыгы төзелгән (рәисе — Хаҗиәхмәт Гыйльфанов, бригадирлар — Шәрип Шадатов, Гайнан Гыйльфанов, Миңнехан Ханов). Колхоз оешкан елда авыл 75 хуҗалыктан торган. Башта колхоз үзаллы эшләсә, соңрак Кырынтау колхозы белән, аннары «Алга» белән берләшә, аның бригадасы булып кала. Колхоз рәисләре булып Гали Галиев, Хөснуллин, Салих Хисамов, Мөҗәһит Гыйльфанов, Нәзиф Вәлиев, Сәгыйт Дәүләтов, Салихҗан Сабиров эшли. Кырынтау белән кушылгач, рәис булып Сәях Камалов, «Алга» белән кушылгач, Сәлахов эшли. Авылда башлангыч мәктәп була. Укытучылар булып озак еллар Георгий Ефремов, Зәнфирә Галиева эшли. 2003 елда авылда башлангыч мәктәп (өлкәнрәк балалар Симәк мәктәбенә йөреп укыган), клуб, кибет, терлекчелек биналары була. Демография Халык саны19131920192619381949195819701979198920022008355412412506446428437370260215187 Төп милләтләр (2008 ел): татарларИстория деревни Туруш . «Милләттәшләр» порталы.
2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 129 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 99,22%, башка халыклар — 0,78%.
Ойконим Авылның исемен башта Тырыш дип атаганнар, соңрак Торыш итеп үзгәрткәннәр — «шушында торып калыш» дигән мәгънәне аңлаткан. Климат
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 3.8 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International Шәхесләр Ринал Исмәгыйль улы Хаҗиев – Яр Чаллы педагогика университеты укытучысы, филология фәннәре кандидатыХазиев Ринал Исмагилович. Яр Чаллы педагогика университеты сайты. Чыганаклар Татарская энциклопедия. К.: Институт Татарской энциклопедии Академии наук РТ. Әдәбият Әхмәдулла Әхмәтгалиев. Мөслим төбәге. Тарихи сәхифәләр. Яр Чаллы: Яр Чаллы типографиясе ДУП, 2003 ел, 193нче бит.
Сылтамалар Симәк авыл җирлеге. Мөслим районы порталы История деревни Туруш . «Милләттәшләр» порталы Торыш. facebook.com
Искәрмәләр