Бу биатлончы турында мәкалә, театр актеры турында моннан укыгыз
Эдуард Латыйпов, Эдуард Ратмил улы Латыйпов (1994 елның 21 марты, Беларусия, Гродно) — спортчы (биатлон), биатлон буенча Россия җыелмасы әгъзасы, биатлон буенча Кышкы Универсиада чемпионы (2019), Дөнья кубогы этабының (Оберхоф, Алмания) катнаш эстафетада алтын медале иясе, җәйге биатлон буенча Россия чемпионы. Юниорлар арасында күп мәртәбәләр дөнья һәм Европа чемпионы. Олимпия уеннарының өч тапкыр бронза призеры (2022), Россиянең халыкара класслы (2016), атказанган (2022) спорт мастеры.
Тәрҗемәи хәле 1994 елның 21 мартында Беларусиянең Гродно шәһәрендә гаскәри гаиләсендә туган Эдуард Латыпов. 24smi.org. Әби-бабалары чыгышы белән Татарстанның Арча районыннан. Самар өлкәсе Камышлы районы Камышлы авылында үскән. Әтисе Ратмил газ системасында эшли, машина йөртә; әнисе Анна район социаль яклау үзәгендә хезмәт куя. Абыйсы Руслан (1991). Эдуард чаңгы спорты белән мәктәп елларыннан мавыга, Камышлы районының чаңгы секциясендә шөгыльләнә, ярышларда медальләр, грамоталар ала. Беренче тренеры (чаңгыда узышу) — Марат Гали улы Шәвәлиев. X сыйныфта укыганда үзен биатлонда сынап карарга була. 2010 елның язында Уфадагы биатлон үзәгенә барып урнаша. Биатлон буенча Башкортстан җыелмасына алына. Биатлон буенча беренче тренеры — Валерий Иона улы Мишингин. Бер елдан Россия яшүсмерләр җыелмасына алына. Ил эчендәге ярышларда Башкортстан һәм ЦСКА исеменнән чыгыш ясый. Өлкәннәр категориясендә тренеры — Виктор Анатолий улы Никитин. Эдуард, югары уку йортын тәмамлап, «физик тәрбия укытучысы» белгечлеге алган.
Спорт күрсәткечләре
Юниор карьерасы Халыкара дәрәҗәдәге яшүсмерләр (юниорлар) ярышларында 2013 елдан чыгыш ясый. Юниорлар арасында биатлон буенча 47нче дөнья чемпионатында (2013, Обертиллиах, Австрия) 19 яшьлекләр арасында эстафетада – 4нче урын, шәхси күрсәткеч буенча – 18нче урын ала.
2014 елда Европаның юниорлар арасында биатлон буенча ачык чемпионатында (Нове-Место, Чехия) 21 яшьлекләр арасында катнаш эстафетада көмеш медаль яулый. Юниорлар арасында биатлон буенча 48нче дөнья чемпионатында (2014, Преск-Айл, Мэн, АКШ) эстафетада һәм спринтта ике бронза медаль яулый.
2015 елда Европаның юниорлар арасында биатлон буенча ачык чемпионатында (Отепя, Эстония) чемпион була һәм спринтта көмеш медаль яулый. Юниорлар арасында биатлон буенча 49нчы дөнья чемпионатында (2015, Раубичи, Беларусия) эзәрлекләп узышта һәм спринтта ике алтын медаль яулый.
Эдуард – юниорлар арасында биатлон буенча Россия беренчелегенең күп мәртәбәләр чемпионы һәм призеры, Россия яшүсмерләр җыелмасының капитаны була.
Зурлар карьерасы 2015 елдан (Европаның ачык кубогы) катнаша. Ярыш этапларының җиңүчесе һәм призеры була.
2016 елда Осрблье (Словения) этабында спринтта шәхси күрсәткеч буенча беренче җиңүен яулыйЭдуард Латыпов выиграл спринт на Кубке IBU в Осрблье. 2016 һәм 2018 елларда Европа чемпионатында катнаша.
2016 елда кулланган өчен ярышлардан читләштерелә, соңрак гаепләү кире алынып, акланаАнтидопинговая комиссия IBU не стала наказывать Латыпова, Тищенко и Тофалви.
Җәйге биатлон буенча 2016 елда – Россия чемпионыЛетний биатлон. Чемпионат России. Спринт. Латыпов выиграл, Малышко — 2-й, Гараничев — 3-й, Шипулин — 8-й, 2017 елда – көмеш медаль иясеЛетний биатлон. Чемпионат России. Спринт. Елисеев одержал победу, Бабиков — 3-й, Шипулин — 12-й.
III кышкы Бөтендөнья хәрби уеннарында патрульләр узышы җиңүчесе (2017, Сочи, РФ)Всемирные военные игры. Гонка патрулей. Корнев, Елисеев, Клячин и Латыпов одержали победу, другие результаты. XXVIII Кышкы Универсиадада (2017, Алматы, Казакъстан) спринтта – 6нчы, пасьютта – 4нче булаЗимняя Универсиада. Спринт. Сучилов победил, Иванов — 2-йЗимняя Универсиада. Гонка преследования. Корастылев одержал победу, Иванов — 2-й, Сучилов — 3-й, Латыпов — 4-й.
2018 елның 6 декабрендә беренче мәртәбә Россиянең өлкәннәр җыелмасы өчен чыгыш ясый башлый: Поклюка платосында (Словения) узган Европа кубогында беренче этапта шәхси узышта 99нчы урын ала.
2019 елның 7 февралендә Кэнмор (Канада) этабында 15нче урын һәм беренче очколар алаКубок мира. Индивидуальная гонка. Йоханнес Бо победил, Логинов – 3-й, Гараничев – 14-й, Латыпов – 15-й.
Шәхси рекорды – спринтта 11нче урын (2021 елның 8 гыйнвары, Дөнья кубогы этабы, Оберхоф, Алмания). 2021 елның 10 гыйнварында катнаш (хатын-кызлар + ирләр) эстафетада (2 х 6 км + 2 х 7,5 км) Россия җыелмасы составында беренче урын ала.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2016 ― Россиянең халыкара класслы спорт мастеры. 2022 ― Россиянең атказанган спорт мастеры Приказ Минспорта РФ № 14 НГ от 29.02.2022 «О присвоении почетного спортивного звания «Заслуженный мастер спорта России».
Әдәбият Лилия Йосыпова. «Чаңгыда 10 метр узуга, бу малай безнеке», - диделәр. Ирек мәйданы, 11.02.2021, 10нчы бит.
Сылтамалар Эдуард Латыпов. Профиль на сайте biathlon.life Эдуард Латыпов. instagram.com
Искәрмәләр
Төркем:Әлифба буенча спортчылар Төркем:Татар шәхесләре Төркем:Россиянең халыкара спорт осталары Төркем:Биатлончылар Төркем:Россиянең атказанган спорт мастерлары