Чертуш авылы мәдәният йорты — Татарстанның Яңа Чишмә районы Чертуш авылында мәдәният тармагы учреждениесе, авыл җирлеге 1әм район администрациясендәге Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән хезмәттәшлек бүлегенә карый.

Директоры Мусина Рәмзия Рафик кызы.Шамил Шәйдуллинның 80 еллыгына багышланган Акбурда 3 нче фәнни-тикшеренү конференциясе

Мәдәният йорты авыл халкына, яшь буынга әхлак, патриотик һәм рухи тәрбия бирүдә үтемле чаралар оештыра.

“Без тарихта эзлебез” клубы Элек-электән кешене тарихка җәлеп итүнең иң актив һәм иҗади формаларыннан берсе булып туган якны өйрәнү эше торган. Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, диләр. Безнең бай тарихыбыз, мәдәниятебез, мәгарифебез, батыр, эшчән халкыбыз бар. Авыллар тарихы – халкыбыз тарихының аерылгысыз бер өлеше, мөһим өлеше ул. Аларны өйрәнү, үзең яшәгән төбәк белән горурлану хисләре тәрбияләү – һәрберебезнең бурычы. Рухи кыйммәтләребез үз төсен югалта, онытыла барган бу чорда туган якны өйрәнү шул максатка ирешү юлы булып тора һәм мөстәкыйль, ирекле, намуслы, үз Ватанының лаеклы улы яки кызы булырлык шәхес тәрбияләргә ярдәм итә.

Музейлар белән хезмәттәшлек Мәдәният йорты эшчәнлегендә музейлардагы хәзинәне - тарихи экспонатларны, халкыбызның рухи һәм матди культурасын, бүгенгесен һәм узганын чагылдыручы материалларны, мәдәниятен, музей педагогикасын куллану – әлеге мәсьәләне хәл итүдә мөһим чараларның берсе булып тора.

Авылның үз Хәтер көне

2019 нчы елның 2нче февралендә авылыбыз тарихында мөһим вакыйга – Хәтер көне узды. Ул гражданнар сугышы чорындагы фетнәле елларның фаҗигале вакыйгасы белән бәйле. Бу чарага әзерләгәндә, авыл тарихына багышланган бик күп истәлекләр, архив документлары, халык белән эшләргә туры килде. Еллар аша халык хәтерендә уелып калган хатирәләр бу эшнең төп өлеше булып торды.

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

Чыганаклар 2014 елгы район хәбәрләрендә 2017 елгы район хәбәрләрендә Бөтендөнья татар конгрессы 2020 елгы нәтиҗәләре буенча язмасында

Тышкы сылтамалар https://www.instagram.com/chertushmedeniiat/ https://vk.com/public172179571