Mantra-Rock Dance — 1967 елның 29 гыйнварында Сан-Францискода «Авалон» бию залында булган музыка концерты. Концертта Grateful Dead, Moby Grape, Дженис Джоплин белән Big Brother and the Holding Company, һәм шулай ук шагыйрь битник Аллен Гинзберг һәм кришнаит гурусы Бхактиведанта Свами Прабхупада чыгыш ясаган. Тамашачылар арасында Тимоти Лири һәм Оусли Стэнли булган. Концертның кульминациясе Гинзберг һәм Прабхупада эшләгән киртан булган, анда «меңнәрчә кеше „Харе Кришна“» җырлаган. Прабхупада өйрәнчекләре тарафыннан гуруларына Хейт-Эшбери хиппиларын “Харе Кришна” мантрасы белән таныштыру мөмкинчелеген бирү өчен һәм шул вакыттан күптән түгел Сан-Францискода Кришна ашрамын тәэмин итәр өчен акча җыяр өчен оештырылган булган. Mantra-Rock Dance-тә катнашканга күрә Прабхупада һәм аның тарафдарлары массакүләм мәгълүмат чараларында уңайлы яктыртылган булган һәм үзенә Америка җәмәгатен җәлеп иткән. Тарихчы Роберт Эллвуд соңыннан Mantra-Rock Dance-ны хиппи эрасының төп вакыйгаларының берсе дип хасият биргән, ә Аллен Гинзберг аны «Хейт-Эшбери рухи энтузиазмының пигы» дип атаган.
Алтарих
Бенгалия вайшнав монахы Бхактиведанта Свами Прабхупада (шулай ук «Бхактиведанта Свами» яки гади рәвештә «Прабхупада» буларак мәгълүм) Һиндстаннан Нью-Йоркка 1965 елда көнбатыш җәмәгатенә гаудия-вайшнавизм тарату максаты белән килгән. Ул Америкада үз миссиясен башкару өчен бик уңайлы вакытта килгән, шул вакытта күп яшь кешеләр Һиндстан мәдәнияте һәм Һинд дине белән кызыксынганнар «рухилык аңының киңәйтү»нең яңа формаларын эзләгән. 1966 елда Прабхупада Нью-Йоркта беренче кришнаит ашрамын ачкан һәм Халыкара Кришна Аңы Җәмгыятен нигезләгән. 1966 елның ахырында ул өйрәнчеге Мукунда Госвами һәм аның хатынын Джанакины Калифорниядә Кришна ашрамын нигезләргә сораган. АКШ Көнбатыш ярына килгәннән соң, Мукунда һәм Джанаки элекке дусларын, Һиндстан рухилыгы белән кызыксынган ике пар яшь кешеләрне очраткан. Болар Сэм Спирстра һәм Мелани Нагель (Малати Даси) һәм Роджер Зигель һәм Джоан Кампанелла (Ямуна Даси) булган. Аларның ярдәме белән Мукунда Хейт-Эшбери районында элеккеге кибет бинасын арендага алган (ул шул вакытта Америкада хиппи контркультурасы үзәге булган) һәм анда Радха-Кришна ашрамын ачкан — Көнбатыш ярда беренче кришнаит ашрамы.
Әзерләнү
Мукунда Госвами һәм башка кришнаитлар Прабхупада катнашуы белән концертны Хейт-Эшбери хиппиларын “Харе Кришна” мантрасы белән таныштыру өчен һәм Сан-Франциско ашрамын тәэмин итү өчен акча җыю өчен оештырганнар. Хаягрива Свами һәм Прабхупаданың Нью-Йорк ашрамыннан кайбер өйрәнчекләр рухи остазлары өчен «үкерүче электрогитаралар, гөрелдәвекле барабаннар, күзгә бәрүче прожекторлар утлары һәм йөзләрчә наркотик белән исергән хиппи» белән концертта катнашу яхшы булмас дип санаган. Алар уйлаганча шундый урында беркем дә «аның чиста юлламасы»н ишетә алмас. Баш тартуларына карамастан шул вакытта Нью-Йоркта булган Прадхупада Mantra-Rock Dance-та катнашырга риза булган. «Авалон»да хөкем сөргән атмосфераның шәһиде булып Прабхупада «брахмачари өчен урын булмаганын» билгеләп үткән. ()</ref> Сэм Спирстра Grateful Dead менеджеры Рок Скаллины шәхсән белгән, бу аңа бу мәшһүр Сан-Франциско төркеменең Mantra-Rock Dance-та катнашуы турында килешергә мөмкинчелек биргән. Скалли һәм Grateful Dead катнашуы белән концертта катнашу өчен Big Brother and the Holding Company-ны чакырырырга мөмкин булган. Ике музыкаль коллектив та концертта минималь түләү — 250 доллар өчен чыгыш ясарга риза булганнар. Мелани Нагель инициативасы буенча, концертка шулай ук әле беркемгә дә мәгълүм булмаган Moby Grape төркемен чакырганнар. Барлык чыганакларда концертта Grateful Dead, Big Brother белән Дженис Джоплин һәм Holding Company һәм Moby Grape катнашуы турында әйтелгән. Кайбер чыганакларда концертта Jefferson Airplane, Quicksilver Messenger Service һәм Грейс Слик чыгыш ясаган дип раслана. һәм ) Битник шагыйрь Аллен Гинзберг Mantra-Rock Dance-та катнашырга риза булган гына түгел, ә Прабхупаданы концерт аудиториясенә тәкъдим итәргә булган. Гинзберг Прабхупада белән моңа кадәр берничә ай элек Нью-Йоркта танышкан. Ул Нью-Йорк ашрамында периодик рәвештә Прабхупада лекцияләренә һәм киртаннарына килгән һәм таныш кешеләре ярдәме белән Прабхупадага АКШ-ында визаны дәвам итәргә ярдәм иткән.Addressing speculation that he was Ginsberg’s guru, Prabhupada answered by saying, «I am nobody’s guru. I am everybody’s servant. Actually I am not even a servant; a servant of God is no ordinary thing.» (; ) Прабхупада белән очрашуга кадәр Гинзберг Кришнаның туган урынында Вриндаванда булган, анда ул «Харе Кришна» җырлавының рухи практикасы турында белгән. Америкага кайтканнан соң ул бу мантраны җырлауның популяризациясе белән мәшгуль булган һәм киртанны фәлсәфәсенең өлеше иткән. Гинзберг тыңлаучыларына «Харе Кришна»ны җырлау аларны һичшиксез экстатик халәткә китерәчәк дип әйткән. Шагыйрь Прабхупада АКШ-ында «Харе Кришна» җырлау практикасын таратуы белән канәгать булган әмма Бенгалия гурусы өйрәнчекләре өчен куелган пуритан рухи стандартлар белән канәгать булмаган. Гинзберг кебек шул вакытның контркультураның күп идеологлары (Тимоти Лири, Гэри Снайдер һәм Алан Уотс) Прабхупада дәгъва иткән тәгълиматны һәм «Харе Кришна» җырлау практикасын җәлеп итүче дип таныганнар. From the «Houseboat Summit» panel discussion, Sausalito, Calif., , : Ginsberg: So what do you think of Swami Bhaktivedanta pleading for the acceptance of Krishna in every direction? Snyder: Why, it’s a lovely positive thing to say Krishna. It’s a beautiful mythology and it’s a beautiful practice. Leary: Should be encouraged. Ginsberg: He feels it’s the one uniting thing. He feels a monopolistic unitary thing about it. Watts: I’ll tell you why I think he feels it. The mantras, the images of Krishna have in this culture no foul association. … [W]hen somebody comes in from the Orient with a new religion which hasn’t got any of these [horrible] associations in our minds, all the words are new, all the rites are new, and yet, somehow it has feeling in it, and we can get with that, you see, and we can dig that!
Концерт уздыру өчен яраклы залны сайлаганда оештыручылар ике мөмкин юраманы: «Филлмор» аудиториясен һәм «Авалон» бию залын мөмкин дип караган. Аларның сайлаулары «Авалон»да туктаган, чөнки аның импресариосы Чет Хелмс бинаны кришнаитлар өчен уңайлы шартларда бирергә ризалашкан, алар буенча музыкантлар гонорары, тәртип саклау чыгымнарыннан тыш концерттан килгән бөтен акча Сан-Франциска ашрамы файдасына барырга тиеш. Реклама постеры дизайны Прабхупаданың беренче өйрәнчекләре берсе Харви Коэн тарафыннан ясалган булган. Психоделик плакатта Прабхупада сурәте астында киләсе концерт турында мәгълүмат булган һәм “мендәрләр, барабаннар, чаңнар, цимбаллар” алып килергә сорау булган. Киләсе концертка Хейт-Эшбери хиппилары арасында кызыксыну уяту максаты белән популяр идән асты San Francisco Oracle психоделик газетасында “Яңа фән” дигән мәкаләне бастырган. Мәкаләдә Хейт-Эшберига тиздән Бхактиведанта Свами Прабхупада киләчәк дип әйтелгән булган, ул көн саен кечкенә ашрамда «Бхагавад-гита» буенча лекцияләр, дискуссияләр, җырлау, музыка коралларында уйнау һәм биюләр белән рухи программа уздырачак. Мәкалә ахырында Мукунда Прабхупада пропагандалаган «Харе Кришна» мантрасын җырлау һәм биюләр «Хатха-йога яки раджа-йога яки ЛСД тәэсире астында Али Акбар Ханны тыңлаудан эффективрак дип әйткән…» Прабхупада Нью-Йоркка Сан-Францискодан 1967 елның 17 январендә килгән. Аэропортта аны Аллен Гинзберг катнашуы белән купшы кабул итү көткән. Гинзберг, Мукунда һәм башка тарафдарлар белән беррәттән Прабхупаданы 50-дән артык “Харе Кришна” җырлаучы хиппи төркеме кабул иткән. Роджер Зигель соңыннан бу эпизодны түбәндәгечә тасвирлаган: Хәттә Сан-Франциско аэропорты өчен дә без шактый экстравагант кыяфәттә булган идек. Мукунда чуар шакмаклар белән бизәлгән Мерлин сихерче мантиясен кигән булган. Сэмда сарык йоныннан капюшон белән Марокко плащы булган – аннан хәттә сарык исе килгән иде, ә миндә Япон самурайларныкы кебек кул белән ясалган таплы зәңгәр япма иде. Барысының муеннарында озын джапа-мала (тәсбих) булган. Күн штаннар, читекләр, гимнастёркалар, кечкенә түгәрәк күзлектә кешеләр – бөтен матурлыгында Сан-Франциско фантасмагориясе дип әйтергә була. Прабхупаданың килүеннән соң берничә көннән соң Сан-Францисконың иң эре газетасы San Francisco Chronicle-та «Свами хиппи патшалыгында — изге Сан-Францискода ашрамны ача» исеме астында мәкалә чыккан. Мәкалә шулай башланган: «Дусты шагыйрь-битник Аллен Гинзберг диненең иң консерватив вәкилләренең берсен дип санаган Һиндстаннан изге кеше кичә Сан-Франциско хиппилары җәннәтендә миссионер эшчәнелеген башлагап җибәргән». Газета корреспонденты Прабхупаданы ул җәмгыятенә хиппиларны кабул итүе турында сораган, шуңа ул: «Хиппи я башка берәр кем — мин аерма ясамыйм. Барыгыз да рәхим итегез».
Концерт
Mantra-Rock Dance 1967 елның 29 январе якшәмбе кичәсенә планлаштырылган булган. Чет Хелмс фикеренчә концерт өчен көн һәм вакыт уңышсыз итеп сайланган булган, әмма аның борчулары дөрес булып чыкмаган: 29 январьны кичен «Авалон»га керүгә тулы кварталга чират җыелырлык кеше җыелган булган. Билет ике доллар ярым торган һәм керүдә сатылган. 8 сәгатькә 3000-нән артык кеше килгән һәм «Авалон» тулы булган. Концертка шулай ук Тимоти Лири һәм Оусли Стэнли килгән. Лири билет өчен түләгән, шул ук вакытта Оусли Стэнлины бушлай керткәннәр. Концерт башланыр алдыннан кришнаитлар публикага әфлисун өлешләреннән прасад биргән булганнар. Наркотиклар куллану тыелган булганга карамастан, килгәннәрнең күбесе “үлән” тартканнар һәм ЛСД алганнар. Концертта тән сакчылары ролен «Тәмугъ фәрештәләре» башкарган. Прабхупаданың биографы Сатсварупа Даса Госвами бу кичне килгән публиканы түбәндәгечә тасвирлаган: Концертка барлык диярлек килгәннәр купшы яки гадәти булмаган киемнәр кигән булган: индеец плащлары, Мексика пончолары, Һиндстан курталары, “годс-айзлар” [концентрик түгәрәкләр рәвешендә купшы бизәк белән майкалар], күбесендә каурыйлар һәм буслардан бизәнү әйберләре булган. Кайбер хиппилар үз флейталары, лютнялары, шалтыравыклары, барабаннары, горннары, трещоткалары һәм гиталары белән килгән. Кызлары белән “Тәмугъ фәрештәләре” барган – таралмаган, пычрак чәчле, джинсы кигән, читекләрдә һәм тупас киндер пиджакларда. Чылбырлар кигән булып алар сигарет тартканнар, аларда немец каскалары, герб белән эмблемалар һәм башка атрибутлар булган, әмма мотоциклларын алар керү янында калдырырга мәҗбүр булганнар.
Беренче булып сәхнәгә кришнаитлар чыккан һәм Һинд мотиваны «Харе Кришна» мантрасын җырлый башлаганнар. Ирләр Мерлин сихерчесе мантияләрен, ә хатын-кызлар — сари кигән булганнар. Музыкантларның кайберәүләре кришнаитларга коралларында аккомпанемент ясаганнар. Сәхнәдә һәм залның барлык почмакларында хушбуйлар яндырганнар. Булганнарның күбесе наркотик алган булганнар, әмма моңа карамастан залда тыныч булган. Бөтен җирдә төрле төстәге утлар янган, түшәмдә, стеналарда һәм идәндә ачык төстәге бликлар хәрәкәтләнгән. Стеналарга Кришна һәм аның тормышынна эпизодлар белән слайдлар проекцияләнгән булган: «арбада чабучы Кришна һәм Арджуна; майны урлаучы Кришна; давыл формасын алган шәйтанны үтерүче Кришна; флейтада уйнаучы Кришна». Кришнаитлардан соң сәхнәгә Moby Grape чыккан. Аларның чыгышын зал хуплап гөрләп кабул иткән.