Татарстан азәрбайҗаннары ( яки ) — азәрбайҗаннарның бүгенге Татарстан Республикасы территориясендә яши торган территориаль төркеме.

Таралышы 2010 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча Татарстан Республикасы территориясендә азәрбайҗаннар саны 9 527 кеше тәшкил итә.Всероссийская перепись населения 2010 года. Официальные итоги с расширенными перечнями по национальному составу населения и по регионам. : см.

Күбесенчә Казанда, аннан кала Әлмәт, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Чистай шәһәрләрендә яшиләр.РЕГИОНАЛЬНАЯ ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ АЗЕРБАЙДЖАНЦЕВ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН.

Тарих Татарстан Республикасы Милли архивында Казанда XIX һәм XX гасырлар чигендә яшәүче азәрбайҗаннарның үз милли җәмгыяте төзелүе турында мәгълүматлар бар. XIX гасырда җәмгыять тарафыннан танылган азәрбайҗан язучысы, сатирик Җәлил Мәммәдкулузадә редакцияләнгән «Молла Насреддин» сатирик журналын пропагандаланган һәм таратылган. Әлеге сатирик журнал Госман империясендә, Урта Азиядә, Идел буенда бик теләп укыган кискен басма була.

Татар шагыйре Габдулла Тукайны булачак күренекле сәясәт эшлеклесе, язучы, драматург, азәрбайҗан табибы Нәриман Нәриманов дәвалавы билгеле.

Хәзер республикада яшәүче азәрбайҗаннарның күбесе Татарстанга СССР чорында, 1980 елларда һәм соңрак күченеп килә башлый. Беренче оешмалары да 1988 елда, Казанда яшәүче студентлар, аспирантлар һәм азәрбайҗан диаспорасының башка вәкилләре тарафыннан оештырыла. Ул азәрбайҗан, төрек, төркмән һәм кырым татар халыкларына башлангыч биргән төрки халыкларның бер тармагы хөрмәтенә «Огуз» дип аталган.

Җәмгыятьнең беренче рәисләре Эльдар Мамедов һәм Мирзалы Алиев яшьләр өчен чаралар үткәрүгә, тарихи ватан белән элемтәләрне ныгытуга, милли традицияләрне пропагандалауга һәм үстерүгә зур игътибар биргәннәр. "Огуз" активистлары яшь татар энтузиастлары белән берлектә 1988 елда Казанда бөтен республика буенча үткәрелә торган Нәүрүз бәйрәмен үткәрүх гадәтен торгызалар.

Мәдәният 1990 елдан башлап, Казанның азәрбайҗан диаспорасы милли-дәүләт һәм дини бәйрәмнәрне - Азәрбайҗанның бәйсезлеге көнен, Корбан бәйрәмен, азәрбайҗан һәм татар халыклары тормышында истәлекле даталарны даими рәвештә билгеләп үтә башлый. Ә 1991 елда азәрбайҗан җәмгыяте, Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә, элеккеге СССРда беренчеләрдән булып, бөек азәрбайҗан философы һәм шагыйрь Шейх Низами Гәнҗавиның 850 еллыгына багышланган тантаналы чаралар үткәрә.

1998 елның октябрендә аның әгъзалары Казан шәһәренең азәрбайҗаннар милли-мәдәни автономиясен гамәлгә кую турында карар кабул итә. Соңрак Татарстанның эре шәһәрләрендә – Әлмәт, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Чистайда - «Азәрбайҗан» ТР автономияләре һәм вәкиллекләре төзелә.АЗЕРБАЙДЖАНСКАЯ НАЦИОНАЛЬНО-КУЛЬТУРНАЯ АВТОНОМИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН "АЗЕРБАЙДЖАН".

Хәзерге вакытта азәрбайҗан автономиясе тарихи ватаннары, Россиянең башка төбәкләре һәм дөньяның башка илләре белән тыгызрак элемтәләр урнаштыру буенча эш алып бара. Мәгариф, телне һәм традицион мәдәниятне саклау мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. 1990 еллар азагыннан һәм бүгенге көнгә кадәр Казан шәһәренең «Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе» мәгариф үзәгендә азәрбайҗан бүлеге эшли.

Татарстанда диаспора тормышын яктырткан, халыкның күренекле вәкилләре, аның тарихы, азәрбайҗан мәдәнияте һәм кухнясы, Азәрбайҗанның хәзерге тормышы турында сөйләүче «Азәрбайҗан» газетасы чыга. Газетаны бушлай тараталар.

Искәрмәләр

Әдәбият Азербайджанцы // Народы России. Атлас культур и религий. — М.: Дизайн, Информация. Картография, 2010. — 320 с.: с илл. ISBN 978-5-287-00718-8. Азербайджанцы // Этноатлас Красноярского края / Совет администрации Красноярского края. Управление общественных связей ; гл. ред. Р. Г. Рафиков ; редкол.: В. П. Кривоногов, Р. Д. Цокаев. — 2-е изд., перераб. и доп. — Красноярск: Платина (PLATINA), 2008. — 224 с. — ISBN 978-5-98624-092-3. Архивная копия от 29 ноября 2014 на Wayback Machine Гаджиева С. Ш. Дагестанские терекеменцы: XIX - начало XX в. — Наука, 1990. — ISBN 5020167614, 9785020167612. Логашева Б. Р. Азербайджанцы // Народы мира: Историко-этнографический справочник. — М.: Советская энциклопедия, 1988 Audrey L. Altstadt. The Azerbaijani Turks: power and identity under Russian rule. — Hoover Press, 1992. — 331 p. — (Studies of nationalities). — ISBN 0-8179-9182-4, ISBN 978-0-8179-9182-1.

Төркем:Азәрбайҗаннар Төркем:Татарстан халыклары Төркем:Төрки халыклар